Әйтик, узган шимбәдә районда 2014 елда туган балалар арасында муниципаль район хакимияте башлыгы кубогына шайбалы хоккей буенча турнирда безнең районның “Ястребы” яшь хоккейчылары командасы көчле командалар – башкаланың Салават Юлаев”, “Азаматов мәктәбе”, Нефтекама шәһәренең “Торос” командалары белән көч сынашып, җиңү яуласа, шушы ук көнне 2024-2025 елгы 50+ «Дивизион» Төнге хоккей лигасы төбәк чемпионаты чикләрендә Чакмагышның “Трактор” хоккей командасы һәвәскәрләре чираттагы күчмә уеннарда булып кайттылар. 18 гыйнварда алар Кумертау шәһәрендә узган “Сапсан-Арена” да “Сигма К” командасы белән көч сынашып, 3:2 исәбе белән көндәшләрен җиңде. Икенче көнгә исә “Трактор” Стәрлетамак шәһәрендә “Орлан” белән уйнады. Анда да алар чираттагы тапкыр осталыкларын исбатлап, көндәшләрен 5:2 исәбе белән кыйратты.
Олы тәҗрибәгә ия хоккейчыларыбызның оста уен күрсәтүләре барлык яшь спортчы райондашларыбыз өчен дә үрнәк булып тора. Без аларга алда торган уеннарда да тик уңышлар гына юлдаш булуын теләп калабыз.
Фото чыганагы: “Бәйләнештә” социаль челтәрендәге “Өсте ябулы “Чакмагыш-Арена” боз шугалагы” төркеме сәхифәсе.