ИГЕНЧЕ
+28 °С
Облачно
Новости
20 Января 2025, 10:10

Яңа ел могҗизасы бүләк иттеләр

Яңа ел алдыннан күп балалы гаиләләрдәге балаларга республика Башлыгыннан бүләкләр тапшыру күркәм традициягә әверелде.

Яңа ел могҗизасы бүләк иттеләрЯңа ел могҗизасы бүләк иттеләр
Яңа ел могҗизасы бүләк иттеләр

 Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның Яңа елны бәйрәм итү турындагы еллык Указы нигезендә БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан биш һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булган гаиләләрдән 14 яшькә кадәрге балалар Яңа ел бүләкләре белән тәэмин ителә. Быел районыбызның 49 күп балалы гаиләсеннән 211 бала республика Башлыгыннан бүләкләр алып сөенгән.
Шулай ук күптән түгел Гаилә хезмәтендә ел саен оештырылып килгән "Яңа ел могҗизасы" хәйрия акциясе тәмамланды. “Безнең даими иганәчеләребез – Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов, «Чакмагыш» Арлан нефть үткәргеч идарәсе коллективына һәм «Транснефть - Урал» акционерлар җәмгыятенең «Арлан» хәвефсезлек идарәсе отрядының «Чакмагыш» командасына, шәхси эшкуарлар: Ирек Фларит улы Шәрипов, Илдар Риф улы Янгиров, Илшат Хәтмулла улы Локманов, җаваплылылыгы чикләнгән "Салют" хәрби төзелеш компаниясе җәмгыятенең генеральный директоры Айдар Альберт улы Кашапов, "КБ" кибете хезмәткәрләре Гөлназ Нәгыйм кызы Шәяхмәтова, Альбина Айрат кызы Мансурова, Гүзәл Риф кызы Абрарова, Регина Илдус кызы Батраева, Чакмагыш авылының ярдәмчел кешесе Марсель Мәскүр улы Ганиевка «Яңа ел могҗизасы» хәйрия акциясендә катнашулары өчен олы рәхмәт белдерәбез. Сез 156 гаиләдән 314 балага шатлык-сөенеч бүләк иттегез. Уңыш һәм бәхет һәрвакыт сезгә юлдаш булсын, ә тормыш юлыгызда сезнең кебек үк ярдәмчел һәм игелекле кешеләр очрасын. Тормышыгыз якыннарыгызның мәхәббәте, шатлыгы һәм елмаюлары белән тулы булсын!” – дигән теләкләрен җиткерә аларга әлеге изге акцияне оештыручылар.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас