Бу ныклыкка, бердәмлеккә һәм креативлыкка чын сынау булды.
“Беренчеләр хәрәкәте” активистлары конкурска ныклап әзерләнде, яңа фикерләр уйлап тапты һәм уңышка ышанды! Бердәм эшчәнлек үз җимешләрен бирде – Чакмагыш беренче урта мәктәбе активистлары командасы җиңүче булды!
Алар 200 мең сум күләмендә акчалата призга лаек булды. Шушы суммага алынган музыкаль аппаратура, төсле принтер, уңайлы диваннар мәктәп өчен зур бүләк булды.
“Без кураторларыбызга һәм активистларыбызга хезмәтләре һәм эшкә бирелгәнлеге өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез. Сезнең тырышлыгыгыз үз нәтиҗәләрен бирде! Без сезнең белән горурланабыз һәм бу зур юлның башы гына дип ышанабыз. Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмагыз, яңа үрләргә омтылыгыз һәм башкаларны үз үрнәгегез белән рухландырыгыз!”– ди мәктәп директоры Алмаз Бикмөхәмәтов.