ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
22 гыйнвар 2025, 05:50

Балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышланган гомер

Гомер буена укучыларга белем биргән, хезмәт эшчәнлегенең иң җимешле чорын балаларга багышлаган, 34 ел буена Митрә-Әюп урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып тырыш хезмәт салган РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, 5 балага гомер биргән Майпәрвәз Әмирхан кызы Арысланова шушы көннәрдә 80 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте.

Балаларга   белем һәм тәрбия бирүгә багышланган  гомерБалаларга   белем һәм тәрбия бирүгә багышланган  гомер
Балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышланган гомер


Әлеге истәлекләе көне белән юбилярны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов, Юмаш авыл биләмәсе башлыгы Илсөяр Фәүкать кызы Гарифуллина тәбрикләп, иң изге теләкләрен юлладылар. Хөрмәтле Майпәрвәз Әмирхан кызына республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның һәм район хакимиятенең Рәхмәт хатлары һәм бүләкләре тапшырылды. Җитәкчеләр хөрмәтле райондашыбызга һәр баланың язмышы өчен борчылып, аларның уңышларына сөенеп, кайгыларына көенеп яшәп, гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлавы өчен ихлас күңелләреннән рәхмәт белдерделәр. Үз чиратында юбиляр да үзен шулай олылаганнары өчен, кайгыртучанлык һәм ихтирамнары өчен җитәкчеләргә матур теләкләр, рәхмәт җиткерде.
Мәйпәрвәз Әмирхан кызы Арысланова 1945 елның 21 гыйнварында Уйбулат авылында дөньяга килгән. 1951 елда шушы авылда җидееллык мәктәпнең беренче сыйныфына укырга керә. 1958 елдан 1961 елга кадәр Митрә-Әюп урта мәктәбендә укый. 1964 елда Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлый һәм Митрә-Әюп урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып хезмәт юлын башлый. 34 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган изге һөнәр иясе 1999 елда лаеклы ялга чыга.
Тормыш юлдашы Таһир Сәрвәретдин улы белән 4 ул (кызганычка каршы, 2се вафат) һәм бер кызга гомер биреп, үзләренең үрнәгендә матур тәрбия бирәләр. II нче дәрәҗә «Ана даны» медале, «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе, «СССР Почет Билгесе» ордены, СССР Халык мәгарифе министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Өч дистә елдан артык мәктәптә эшләү дәверендә белем биргән укучылары арасында нинди генә һөнәр ияләре юк бүгенге көндә. Шунысы куанычлы, алар хәзер дә үзләренә белем биргән укытучыларын онытмыйлар, аны бик яраталар һәм хөрмәт итәләр. Бу көнне аны котларга килүче авылның мәдәният йорты хезмәткәрләре – “Яшь йөрәкләр” фольклор коллективы әгъзалары арасында да алар бар иде. Мәдәният йорты сәхнә осталары да юбилярга күңел түреннән чыккан ихлас теләкләрен ирештереп, матур музыкаль чыгышлары белән сөендерде.

Балаларга   белем һәм тәрбия бирүгә багышланган  гомер
Балаларга   белем һәм тәрбия бирүгә багышланган  гомер
Балаларга   белем һәм тәрбия бирүгә багышланган  гомер
Балаларга   белем һәм тәрбия бирүгә багышланган  гомер
Балаларга   белем һәм тәрбия бирүгә багышланган  гомер
Балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышланган гомер
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас