"Никулин" кушаматлы якташыбыз белән очрашты.
Яугир якташыбыз контракт төзешеп, менә инде бер ел дәвамында МХО якларнында илебез мәнфәгатьләрен яклый.
Бүгенге көндә ул "Башкортстан"полкының медицина взводында хезмәт итә.
Очрашу барышында ул яралыларны коткаручы һәм аларны госпитальгә кадәр эвакуацияләүне тәэмин итүче хәрби табибларның авыр эше турында сөйләде.
Район җитәкчесе хәрбинең шәхси үтенечләрен тыңлап, бездән нинди ярдәм кирәклеге турында сөйләште. Яу кырының алдынгы сызыгында булган хәрбиләргә беренче медицина ярдәме күрсәткәндә таләп ителә торган медикаментлар урындагы волонтерлар штабы белән берлектә тупланып, гуманитар ярдәм белән бергә егетләргә тапшырылачак. Бу хакта район җитәкчесе белдерде.
"Безнең яугирләр лаеклы хезмәт итә, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, үз бурычларын намус белән үтиләр. Без сезнең белән горурланабыз! Ата-аналарыгызга чын патриотлар, Ватанны саклаучылар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт. Үзегезне саклагыз, исән-сау һәм җиңү белән кайтыгыз!" - дип язган үзенең социаль челтәрләрдә район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев.