Язучы безнең авыл кияве, хәләл җефете Фидан апа Габбас кызы – Исаевлар нәселеннән. Аларның кызы Гүзәл язучы, оныгы Алсу рәссам.
Очрашуда катнашучылар язучының шәхси тормышы хакында җылы истәлекләр белән дә уртаклашты.
Китапханәчебез Рива Рифкать кызы (Тамьян авылыннан) үзе дә Исаевларның килене. Бик зур итеп рәхмәт аңа, язучының оныгы белән даими элемтә дә тора. Алсу картәтисе Габбасның биографиясе хакында күп кенә язмалар җибәрде. Аташ тарихы шулай тулылана, бөртекләп җыела. Язучы Яныбай картәтисе беренче романын юкка гына “Бөртекләп җыела алтын" дип атамагандыр!..
Әнисә Ягъфәрова.