Шулай ук Иске Калмаш авылының участок дәваханәсендә, стационарның беренче катында һәм педиатрия бүлегендә кечкенә пациентларны тукландыру бүлмәсендә косметик ремонт ясалган, яңа ЭКГ аппараты сатып алганнар, физиотерапия бүлегендә җиһазларны яңартканнар.
«Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында дәваханәгә 2 күчмә ренген комплексы, УЗИ аппараты кайтарылган. Дәваханә шулай ук үпкәләрнең ясалма вентиляциясе һәм кардиологик феталь мониторы, “Лада Гранта” автомобиле, авыру пациентларны йөртү өчен носилкалар белән җиһазландырылган.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда «Озын һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында дәвам иткән «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында Рапат һәм Сыйрышбаш авылларында фельдшер-акушерлык пунктының яңа модуль конструкциясен урнаштыру планлаштырыла.