Башкортстанда 2025 ел Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм елы дип билгеләнде.
22 гыйнварда Имәнлекул урта мәктәбендә бүгенге көндә махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклаучы һәм Ватаныбыз иминлеге хакына яу кырларында башларын салган якташларыбызның әти-әниләре, туганнары белән җылы очрашу узды.
Чара Ватанны саклаучылар һәм Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм елының ачылу тантанасыннан башланып китте.
Агымдагы елда илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк. Безнең геройлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә һәм Ватаныбыз өчен төрле тарихи чорларда курку белми көрәшкән ата-бабаларыбызның батырлыклары истәлеге мәңгелек.
Чарада Чечен, Әфган сугышларында һәм махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең әти-әниләре, туганнары катнашты.
Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, Имәнлекул авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Разалия Хафизова, райондагы “Ватан сакчылары” дәүләт фонды филиалы социаль кординаторы Резеда Ильясова, мәктәп директоры Гөлназ Моратова чарада катнашучыларны сәламләп, әлеге чараның мөһимлеген ассызыклады. Яу кырларында батырларча һәлак булган егетләребезгә багышланган баннерга чәчәкләр салдылар.
Имәнлекул авыл биләмәсе батыр, каһарман егетләргә бай. Бөек Ватан сугышы ветераны Нәҗип Әҗмәтовның бүген дә безнең арада булуы зур куаныч.
Әфганстан сугышы Имәнлекул авыл биләмәсен дә читләп үтми. Анда Имәнлекулдан Рәсүл Мирзагалиев, Ринат Мөхәммәтгәрәев, Азат Хәйруллин, Фәиз Нурисламов, Югары Аташ авылыннан Илдар Мөхәммәтҗанов, Азат Сәйфуллин, Рәиф Сәлихҗанов, Венер Сәхәбин, Әлфит Сөләйманов, Фәнзил Шаһиҗиһановлар катнаша. Югары Аташ егетләре Венер Бәдамшин, Илшат Мөхәммәтҗанов, Имәнлекулдан Альфред Садыйков, Булат Мөхәммәтгәрәев, Филүс Князев, Венер Мостафин, Әнвәр Хафизов Чечен сугышында үлем белән күзгә-күз очраша. Кызганычка каршы, Илгиз Рәфыйков һәм Фидус Мусин да тормышның матурлыгына сокланып яшәргә теләгән булсалар да, Чечен сугышы рәхимсез рәвештә аларның гомерләрен өзә. Аларның истәлегенә 2005 елда мәктәп стенасына тактаташ куелган һәм авылның үзәк урамы да Фидус Мусин исемен йөртә башлаган. Ике якташыбыз да һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә күп егетләребез ил мәнфәгатьләрен яклый. Кызганычка каршы, Тимур Хисмәтуллин белән Эдуард Гатиятуллин безнең арабызда юк инде – ваемсыз сугыш аларның гомерләрен өзде. 22 нче гыйнвар көнне Тимур Азат улы Хисмәтуллинга 22 яшь тулган булыр иде. Илебез тынычлыгы өчен башларын салган, изге бурычларын үтәгәндә һәлак булган яугир якташларыбызны бер минут тын торып искә алдылар.
Тарихыбызда ата-бабаларыбыз һәрвакыт туган илен, якыннарын яклап, яу кырларында гомерләрен кызганмыйча көрәшкән. Алар кыюлык һәм Туган ил хакына үзләрен корбан итәргә әзер булуларын исбатлаган. Бүген дә яшь егетләребез, Туган илгә тугры калып, үз гаиләсен, Ватанын нацизмнан яклый һәм якты киләчәк өчен батырлык өлгеләре күрсәтә.
“МХОда булган егетләребезнең исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез. Ә әти-әниләренә тазалык, сабырлык, зур түземлек бирсен Ходай Тәгалә”, – дигән сүзләр белән матур очрашу ахырына якынлашты. Чара мәктәп укучылары, авыл клубы әзерләгән матур концерт номерлары белән үрелеп барды, Лиана һәм Ринат Байморатовлар җитәкләгән “Акбузат” балалар бию студиясы чыгышлары очрашуга ямь өстәде.