22 гыйнварда Имәнлекул авылы мәдәният йорты базасында авыл биләмәләренең яшьләр эшләре буенча белгечләре белән семинар-киңәшмә үткәрелде.
Анда муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, Яшьләр үзәге директоры Лиана Хәбибуллина, Имәнлекул авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Разалия Хафизова, яшьләр эшләре буенча белгечләр катнашты. Түгәрәк өстәл артында яшьләр сәясәтенең төп юнәлешләрен тормышка ашыру, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә торучылар белән эшләү, волонтерлар хәрәкәтен үстерү һәм көн тәртибенә куелган башка сораулар каралды.
Имәнлекул авыл биләмәсе хакимиятенең яшьләр эшләре буенча белгече Эльза Маннанова 2024 елдагы эшчәнлеге буенча хисап тотты.
“Бүгенге көндә Имәнлекул авыл биләмәсендә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 321 кеше исәпләнә. Балаларны хәзерге заман афәтләреннән саклап калу өчен төрле түгәрәкләр, секцияләр эшли. Наркотиклар, алкогольле эчемлекләр куллану, тәмәке тартуны профилактикалау максатында төрле акцияләр уздырыла. Яшьләр һәм балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен профилактикалау һәм пропагандалау өчен белешмәләр таратыла. Календарь бәйрәмнәрдән тыш биләмә территориясендә күп төрле чаралар оештырабыз.
Шул ук вакытта Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу максатында документлар, чаралар әзерләү буенча эш кайный. Авыл биләмәсе территориясен тазарту, яшелләндерү акцияләрендә катнашабыз. Күп балалы, төрле инстанцияләрдә сәптә торучы гаиләләр белән профилактик эш алып барыла. Мобилизацияләнгән яугирләрнең әти-әниләре, бүгенге көндә контракт төзешеп, илебез мәнфәгатьләрен яклаучы хәрбиләрнең туганнары белән һәрдаим элемтәдә торабыз”, – диде ул үз чыгышында.
Яшьләр үзәге белгечләре 2025 елга куелган эшчәнлек планы, максатлар һәм бурычлар белән таныштырды. Социаль челтәрләрдә сәхифә алып бару, республика дәрәҗәсендә уздырылган чараларда катнашу турында да фикер алыштылар.
Яшь белгечләр тарафыннан төрле сораулар яңгырады, эшлекле тәкъдимнәр дә булды. Сораулар күбрәк яшьләр тормышы, яшь белгечләр өчен кызыксындыру чаралары хакында, киләчәк өчен башкарылган эшләр турында иде.