+28 °С
Болытлы
Табиб-белгечләр медицина күзлегеннән алкоголь организмга нинди зыян китерүе һәм спиртлы эчемлекләрнең хәтта зур булмаган микъдарда да нинди зарарлы нәтиҗәләр тудырырга мөмкинлеген аңлаттылар. Сүз алкогольнең баш мие күзәнәкләренә йогынтысы нинди дәрәҗәдә булуы турында да барды. Аның белән көрәшүнең мөмкин булган юлларын ачыкладылар. Чара ахырында мәдәният хезмәткәрләре алкогольне профилактикалау буенча буклетлар таратты.