ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
24 гыйнвар 2025, 10:15

Төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр

Аблай авылы мәдәният йортында “Аек авыл” конкурсы чикләрендә профилактик чара үтте.

Төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләрТөрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр
Төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр

Авылда яшәүчеләр өчен райондагы Гаилә хезмәте, опека һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясе, Яшьләр үзәге белгечләре, медицина хезмәткәрләре тарафыннан консультацияләр, мөрәҗәгать итүчеләрне кызыксындырган мәсьәләләр һәм төрле сораулар буенча аңлатмалар бирелде.
Белгечләр һәр кешене кызыксындырган сорауларга төпле, анык җаваплар, һөнәри киңәшләр бирде. Мондый очрашу-аралашулар проблемаларны оператив рәвештә хәл итәргә, урындагы халыкны борчыган сорауларны күзгә-күз карашып очрашып, уртага салып хәл итү мөмкинлеген ача.
“Аек авыл” конкурсы – эчкечеләргә яисә сатучыларга каршы көрәш кенә түгел, монысы – эшнең бер ягы гына. Икенче ягы – мәгълүмат бирү, агитация, сәламәт яшәү рәвешен билгеләүче чаралар үткәрү.
“Бүген безнең авыл мәдәният йортында “Аек авыл” дип аталган конкурс чикләрендә бик файдалы чара узды. Мин дә аннан читтә калмыйча, фельдшерларыбызга сәламәтлек торышы буенча үземне кызыксындырган сорауларымны бирдем. Сәламәтлек – зур байлык, шуңа күрә мин көн саен иртәле-кичле саф һавада җәяүләп йөрим. Иң мөһиме – сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы һәм аз гына физик йөкләнеш тә кирәк. Барыгызга да ныклы сәламәтлек телим. Бергәләп аек тормыш, сәламәт яшәү рәвеше алып барыйк!” – диде Аблай авылының актив кешесе, пенсионер Наил Рәис улы Сәетгәрәев.

Төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр
Төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр
Төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр
Төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас