ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
25 гыйнвар 2025, 06:35

"Хыялым – яхшы стоматолог булу!"

Элина Хафизова, БДМУның стоматология факультетының 1 курс студенты: “Хыялым – киләчәктә яхшы стоматолог булу!”

"Хыялым – яхшы стоматолог булу!""Хыялым – яхшы стоматолог булу!"
"Хыялым – яхшы стоматолог булу!"

Чираттагы әңгәмәдәшем – Чакмагыш кызы Элина да былтыр Чакмагыш гимназиясенең 11А сыйныфын уңышлы тәмамлап, үзе теләгән югары уку йортына укырга кергән. Ә аңа кадәр БДИга әзерләнүнең күпме йокысыз төннәре, дулкынландыргыч көннәре артта калган. Булачак табиб кыз белдереүенчә, ул 5нче сыйныфтан алып стоматолог булырга хыяллана. “Бәләкәй чагымда иң яраткан уеным – курчакларымны дәвалау иде. 5нче сыйныфтан алып табибә булу хыялы белән яндым һәм үземне тик шушы һөнәрдә генә күрдем. Шуңа күрә биология, химия фәннәренә басым ясап, тырышып укыдым”, – дип сөйләп үтте ул балачагында бөреләнгән хыялы турында. “Университетта уку елы башланып киткән Беренче сентябрь көне ничек исеңдә калды?”, – дип кызыксындым Элинадан. “Беркемне дә белмим, кайда карама – чит йөзләр, чит кешеләр. Шулай мин дулкынланыбрак басып торган арада берничә студент бер-бер артлы үзләре минем янынма килеп таныша башладылар. Алар әле минем төркемдәшләрем дә булып чыктылар! Деканыбыз да тәү карашка кырысрак тоелса да, ул да бик тә мәрхәмәтле, ягымлы кеше булып чыкты. Биредә бик күп дус-ишләр таптым. Ике якын ахирәтем дә бар, һәммәсе белән дә уртак тел табып, кирәк чакта бер-беребезгә ярдәмләшеп укыгач, бер дә авыр түгел”, – дип уртаклашты ул бу истәлекле көн турында. “Чыгарылыш сыйныфларда укучы кызлар-егетләргә имтиханнарга вакытында әзерләнергә, төннәрен йокыгызны туйдырырга, ялга да вакытны дөрес бүлергә киңәш итәр идем. Булачак табибларга исә бөтен тырышлыкны укуга салып, бер дәресләрне дә калдырмыйча уку мотлак. Табиб һөнәрен сайлавыма мин бер дә үкенмим. Бу һөнәр – иң кирәкле, иң җаваплы һәм тынгысыз һөнәрләрнең берсе. Киләчәктә хыялым – шәхси стоматология клиникамны ачу!” – ди алдына ышанычлы максат куйган студент якташыбыз. Ә без исә яшьләргә һәрчак шулай максатчан, тырыш, районыбызның асыл кыз-егетләре булып калуыгызны телибез. Барлык хыял-өметләрегез тормышка ашсын, сездәге аң-белем халкыбыз өчен уңышлы хезмәт итүдә нигез булып торсын!

"Хыялым – яхшы стоматолог булу!"
"Хыялым – яхшы стоматолог булу!"
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас