Бүлмә ишеге шар ачылып китте дә, ике күзе бәләкәйрәк касә хәтлемгә әйләнгән Зөлфия атылып килеп керде. Ишектән кергәндә юл өстендә “текә” кыяфәттә кырын яткан без үкчәле фырт итеккә абынып, координациясен югалтты һәм метр ярымлы какча гәүдәсе идән уртасына җайлы гына сузылып төште. Алай дисәң дә, бик үк җайлы гына булмаган икән – маңгаеның кап уртасына гына шахтерларныкы кебек “кызыл фонарь” кунаклап та өлгергән. Нәрсә эшлисең инде, биш кызга биш карават куелган тулай торак бүлмәсендә сузылып яту түгел, итәк очыңны җыеп кына утырырга да урын таррак шул. Кызулыгы белән авыртуын да сизмәде, ахры, ярсып-ярсып хәбәрен тезеп китте ул: – Уф, кызлар, бетте баш – бүген, юк, менә хәзер үк безгә кайнанам киләчәк. Әле Ринат янында больницада икән, ул шалтыратты. Башка барыр урыны юк, сездә куначак, ди. Хәбәре ис китмәле булмаса да, ул безгә дә кагыла. Ахирәтебез Зөлфиянең дуслашып, инде ел чамасы тотам да калмый ияреп йөргән егетенең әнисе үзе килә икән. “Кайнана” дип, дигәннән... Без, кызлар, йөргән егетләребезнең әниләрен олылап, хөрмәтләп, шул ук вакытта киләчәктә чынлап та шулай булырына ышанып, өметләр баглап, үзара шулай атыйбыз. Менә хәзер шундый кайнаналарның берсе киләчәк. Димәк, ничек тә сынатмаска, ахирәтебезнең йөзенә оят китермәскә кирәк. Иң тәү шаталак кызыбыз Рәмилә исенә килде. Көзгегә карап бизәнеп-төзәнеп торган җиреннән идәндә кайсы-кайда таралышып яткан аяк киемнәрен (Илеш кызы Гөлшат әйтмешли, аяк савытларын) “смирно”га бастырып, сафка тезеп куйды да, безгә фәрман бирде: – Кунак килгәч, өстәл аш-судан сыгылып ук тормаса да, тулы булырга тиеш. Йөгерегез кибеткә. Үзе сумкасын актарырга тотынды. Бутана торгач, өч тимер берәрлек китереп чыгарды. Студентта акча күп була, дисәм, барыбер ышанмассыз. Бишебезнекен бер учка салгач, консерва белән макаронлык, хәтта ярты кило печенье алырлык җыелды. Салатсыз да булмый. Ярый әле, өченче көн генә Гөлнурның әтисе капчык тутырып бәрәңгесен, кишерен салып китерде. Менә хәзер кәбестә салатына шулар ярап калды. Ун биш минутта табада макарон пешкән, консерва ачылган, кәбестә салаты өстәл уртасыннан урын алган, чәй кайнап чыккан иде. Зөлфиябез караватына утырып алды да, хискә бирелде: – Кызлар, нинди икән ул минем Ринатымның әнисе? Мине охшатырмы икән? Ишек төбендә генә яңгыраган тавышка барыбыз да сискәнеп киттек: – Кунакны сездә шулай каршылыйлармы? Кайсыгыз Зөлфия? Зөлфиябез каушавыннан өнсез калды. – Менә ул, – Рәмилә Зөлфияне алгарак этеп чыгарды. Алдыбызда басып торган хатынның килмәгән җире юк – ул төс-кыяфәт, ул буй-сын. Өстендәге затлы тунын салып, Зөлфиягә сузды: “Мә, эл!” – Әйдәгез, чәй эчеп алыгыз, – дигән булдым мин, – юлдан килгәч, ачыккансыздыр. Әнисә апа (ул үзен шулай дип таныштырды) өстәл өстенә күз генә сикертеп алды да, алып килгән зур сумкасын бушата башлады. Һәр берсе 4әр килолы ике бройлер тавыгы, банкасы белән авыл каймагы, бал, кайнатма, күпереп пешкән түгәрәк икмәк, авызда эреп китәрлек бавырсак, җиләк бәлеше. Барыбызның да күзләр гел шунда гына карый. Өстәл артында кайнана кеше Зөлфиябезгә полный допрос оештырды: “Кайсы яктан? Сезгә автобус йөриме, поездмы? Ничә сәгатьлек юл? Авылыгызга газ кергәнме? Ринат янына больницага барып йөрисеңме? Нәрсәләр пешереп илттең? Минем улым матур шул. Әти-әниең бармы?” Әнисә апа үзен кызыксындырган сорауларга җавап алып беткәч, тынычлап йокларга ятты. Иртән барыбыз да Рәмиләнең тавышына уяндык: “Зөлфия, тор, чәеңне куй, коймагыңны пешер, кайнанаң торды, юынырга чыгып китте”. Чәй эчеп алгач, улы янына ашыккан Әнисә апа белән Зөлфия дә бармакчы булган иде дә, тегесе шунда ук кырт кисте: “Син соңрак барырсың, мин үзем генә барам”. Аның артыннан ишек ябылгач, Зөлфия бик озак сүзсез утырды. Шуннан кинәт кенә телгә килеп, туктаусыз лыбырдый башлады: – Ә шулай да минем кайнанам шәп кеше, әйеме, кызлар. Үзе шундый уңган, ахры. Тавыкларын гына карагыз. Безнең якта мондый тавыклар үстермиләр. Ә салган икмәге, пешергән бавырсагы соң! Юк, Ринатымның әнисен мин бик ихтирам итәчәкмен. Ул да, мөгаен, мине охшаткандыр. Әйе, соңыннан ишеттек. Әнисә апа килен күрергә тулай торакка махсус килгән. Улына да: “Зөлфияң бәләкәй генә, мөлаем гына кыз икән, охшады ул миңа”, – дип киткән.