ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
27 гыйнвар 2025, 11:25

Хезмәтләре – район горурлыгы

Район мәдәният йортының киңәшмәләр залында күпъеллык намуслы фидакарь хезмәтләре белән районыбыз данын арттырган бер төркем алдынгы якташларыбызны бүләкләү тантанасы булды.

Хезмәтләре – район горурлыгыХезмәтләре – район горурлыгы
Хезмәтләре – район горурлыгы


Аны ачып, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев залдагы бүләк ияләренең һәммәсен дә горурлыгыбыз, дип атады, тырыш хезмәтләре районыбыз казанышларында чагылуы турында белдереп, яңадан яңа уңышлар теләде. Район җитәкчесе бүләкләнүчеләрнең озак еллар салган намуслы хезмәтенә бәһа бирде һәм ихлас теләкләр белән аларга лаеклы бүләкләр тапшырды.
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районының Мактау грамотасы белән югары һөнәри осталыклары, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Балалар сәнгать мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова, Чакмагыш су белән тәэмин итү унитар предприятиесе директоры Фән Зөфәр улы Гөлемов, муниципаль район хакимиятенең финанс идарәсе бюджет үтәлеше секторының баш белгече Дамира Габделхак кызы Мусина, муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм эшкуарлык бүлеге начальнигы, бизнес-шериф Рима Рим кызы Рәхимова, Иске Бәшир авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Әдис Әхнәф улы Хәсәнов, “Чакмагыш мәгълүмат-консультация үзәге " каравылчысы Разил Яншә улы Янгиров бүләкләнде.
Муниципаль район хакимияте башлыгының Рәхмәт хатына югары һөнәри осталыгы, гражданлык хәле актларын рәсмиләштерү органнарында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Башкортстан Республикасы Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетының Чакмагыш районы ЗАГС бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Люция Ингел кызы Насыйбуллина лаек булды.
Башкорстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы БР сайлау комиссияләре системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Чакмагыш районы территориаль сайлау комиссиясе бухгалтеры Светлана Равил кызы Ибраһимовага тапшырылды.
Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәхмәт хатлары белән төрле сайлау участоклары рәисләре: Илшат Рәфил улы Әрдәширов, Гөлчәчәк Илгиз кызы Дәүләтова, Гүзәл Фәрит кызы Хәйруллина, Флүзә Зиннур кызы Ханова, Лида Сәгыйть кызы Шәяхмәтова, Илшат Рафаил улы Юнысов бүләкләнде.
Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатларына район мәдәният йортының “Асылъяр" халык бию ансамбле җитәкчесе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Чакмагыш районы үзешчән халык иҗатын үстерүгә керткән өлеше өчен Гөлшат Илшат кызы Галләмова, Үрнәк авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе, намуслы хезмәте һәм Чакмагыш районының китапханә эшен үстерүгә керткән өлеше өчен Зөлфия Нәҗметдин кызы Низамова лаек булды.
Бүләкләү тантанасын Ревинер Гөбәев, Идрис Хәмидуллин, Рузил Гафаров, Гөлназ Сәлимова, Гөлнара Шәймиеваның моңлы җырлары белән бизәде.

Хезмәтләре – район горурлыгы
Хезмәтләре – район горурлыгы
Хезмәтләре – район горурлыгы
Хезмәтләре – район горурлыгы
Хезмәтләре – район горурлыгы
Хезмәтләре – район горурлыгы
Хезмәтләре – район горурлыгы
Хезмәтләре – район горурлыгы
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас