Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр 872 көнгә камалышта була. Шәһәр эчендә 2,5 миллион кеше кала. Блокаданың беренче көннәреннән үк фашистлар шәһәрне бомбага тота башлый. Иң авыры – сугышчыларны һәм шәһәр кешеләрен азык-төлек белән тәэмин итү була. Булган запас тиз арада бетә. 1941 елның 2 сентябреннән азык-төлеккә карточкалар кертелә. 1941 елның 25 декабреннән Ленинградта яшәүчеләр 200- 350 грамм ипи ала башлыйлар.
Чара мәңгелек утка чәчәкләр салудан һәм ач үлемне дошманга бирешүдән өстен күргән меңәрләгән ватандашларыбыз истәлеген бер минут тын торып искә алудан башланды.
Чарада чыгыш ясаган муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, район ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев Ленинград блокадасының иң дәһшәтле, сынаулы вакытлары, совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге антына тугрылыгы турында сөйләделәр, яшь буынга тарихтагы бу вакыйганы онытмаска, икмәкнең кадерен белергә өндәделәр.
Район мәдәният йортының сәхнә остасы Идрис Хәмидуллин башкаруындагы “Ленинградский горьковатый хлеб” җыры да шушы шәһәрдә яшәүчеләр кичергән авырлык-михнәтләр, ленинградлыларның каһарманлыкларына дан-хөрмәт билгесе булып яңгырады.
Митинг ахырында анда катнашучыларга икмәк карточкаларын һәм көндәлек паек итеп таратылган күләмдә “блокада икмәге” кисәкләре таратылды.
Дөнья тарихында 900 тәүлек буена дошманга каршы торып, җиңеп чыгуга ирешкән бер генә мисал да юк. Җир шарында Җиңү өчен ул кадәрле кеше гомере бирелгән бер генә шәһәр дә юк. Ленинград өчен барган сугышлар – Икенче бөтендөнья сугышы һәм Бөек Ватан сугышында иң озакка сузыл¬ганы. Һәм ул батырлык һәм фида¬карьлек үрнәгенә әверелде.