ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
28 гыйнвар 2025, 10:55

Ташкалмашта имамнар җыелышы узды

Бүген районыбызның иң күркәм мәчетләренең берсе – Ташкалмаш авылының “Хәдичә” мәчетендә быел беренче имамнар җыелышы үтте.

Ташкалмашта имамнар җыелышы уздыТашкалмашта имамнар җыелышы узды
Ташкалмашта имамнар җыелышы узды
Анда район имам-мөхтәсибе Фаяз Котлыев, район имам-хатыйбы Дилшод Касыймходжаев, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, Бәшир авыл биләмәсе башлыгы  Әдис Хәсәнов, “Хәдичә” мәчете имам-хатыйбы Фуркат Хәйдәров, Фәргать хәзрәт, авыл имамнары катнашты.
Җыелыш һәрвакыттагыча изге Коръән аятьләрен укудан башланды. Көн тәртибендә эшләр планы нигезендә дини эшчәнлек буенча төрле мөһим мәсьәләләр каралды һәм алар буенча фикер алышынды. Шулай ук район имамнары алдында район имам-хатыйбы Дилшод Касыймходжаевның   Шәгъбан ае  турындагы чыгышы да биредә җыелучылар өчен бик файдалы һәм фәһемле булды.
 
Бу хакта тулырак – гәзитнең киләсе санында.
 
Илсөяр Гайсина.
Ташкалмашта имамнар җыелышы узды
Ташкалмашта имамнар җыелышы узды
Ташкалмашта имамнар җыелышы узды
Ташкалмашта имамнар җыелышы узды
Ташкалмашта имамнар җыелышы узды
Ташкалмашта имамнар җыелышы узды
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас