Барлык яңалыклар
Новости
29 гыйнвар , 09:30

«Ел укытучысы – 2025» конкурсы старт алды

Кичә «Ел укытучысы – 2025» район конкурсының беренче этабы узды. Анда районыбызның талантлы һәм тәҗрибәле укытучылары көч сынаша.

«Ел укытучысы – 2025» конкурсы старт алды
«Ел укытучысы – 2025» конкурсы старт алды


Конкурс берничә этаптан тора, һәм аларның һәркайсы иң яхшы педагогик практикаларны һәм катнашучыларның һөнәри сыйфатларын ачыклауга юнәлдерелгән. Беренче конкурс сынавы - «Мәктәп укучылары белән сөйләшү» темасы буенча ачык фикер алышу булды.
Укытучылар укучылар белән мавыктыргыч һәм кызыклы әңгәмәләр әзерләгәннәр иде. Конкурс укытучыларга үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтү генә түгел, ә тәҗрибә уртаклашуга да ярдәм итә, яңа идеяләргә һәм методикаларга илһамландыра.
Педагоглар конкурсның барлык этапларында да яхшы нәтиҗәләр күрсәтерләр дип ышанабыз. Аларның хезмәте лаеклы бәяләнсен, ә конкурста катнашу аларның һөнәри үсешендә мөһим адым булсын.

«Ел укытучысы – 2025» конкурсы старт алды
«Ел укытучысы – 2025» конкурсы старт алды
«Ел укытучысы – 2025» конкурсы старт алды
«Ел укытучысы – 2025» конкурсы старт алды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: