Барлык яңалыклар
Новости
30 гыйнвар , 15:15

«Мин дә герой булам”

Махсус хәрби операциядә тагын бер райондашыбызны югалттык

«Мин дә герой булам”
«Мин дә герой булам”

30 гыйнварда Юмаш авылында  махсус хәрби операциядә һәлак булган яугир Николай Георгиевич Радионовны якыннарының олы хәсрәтен уртаклашып, аның батырлыгы алдында баш иеп, гаиләсе, якташлары, якыннары, районыбыз җитәкчелеге, яшь армиячеләр соңгы юлга озаттылар.
Матәм митингында муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Ишморатов, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Соколовның ярдәмчесе Гөлназ Әхмәтова, район хәрби комиссары Альберт Хәбиров, Шаран муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Тимур Йосыпов, Бакалы, Шаран районнары хәрби комиссары Рәшит Сөләйманов, һәм башка җитәкчеләр, район халкы катнашты.
Николай Радионов 1987 елның 31 августында Шаран районының Борисовка авылында дөньяга килгән. Юмаш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң 148нче Шаран һөнәри училищесында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. 2006-2008 елларда Русия Кораллы Көчләрендә танк наводчигы булып хезмәт иткән. Төрле җирләрдә эшләгәннән соң, вахта ысулы белән Себер якларында хезмәт салган.
2024 елның 19 маенда контракт төзешеп, махсус хәрби операциягә илебез мәнфәгатьләрен якларга киткән. 2024 елның 30 августында Николай Георгиевич махсус хәрби операциядә хәрби бәрелешләрнең берсендә батырларча һәлак булган.
“Илебезгә килгән авыр кайгы-хәсрәт, кызганыч, районны да читләп узмады. Николай Георгиевич Родионовның тормыш иптәше, балалары, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашам. Аяусыз көрәшләрдә гомерләрен биргән егетләр илебезнең, районның патриоты, герой булып мәңгелеккә күңелләребезгә кереп калачак”,– диде муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов.
“Безнең үтә дә авыр кайгыбызны уртаклашкан, авыр минутларда ярдәм кулы сузган республика, район җитәкчелегенә, район халкына, иптәшләренә рәхмәт җиткерәм. Николай бик ярдәмчел, изге йөрәкле, яхшы кеше иде. Ул һәрвакыт минем бертуган абыема сокланып, мин дә аның кебек герой булам, дип хыяллана иде”, – диде Николайның апасы Антонина Яковлева.
Чакмагыш авылының каһарман улы – Николай Георгиевич Радионов гомере Ватанга хезмәт итүнең олы үрнәге булып, якташыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.

«Мин дә герой булам”
«Мин дә герой булам”
«Мин дә герой булам”
«Мин дә герой булам”
«Мин дә герой булам”
«Мин дә герой булам”
«Мин дә герой булам”
«Мин дә герой булам”
«Мин дә герой булам”
«Мин дә герой булам”
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: