Барлык яңалыклар
Новости
3 февраль , 14:50

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап

Башкортстан Республикасында берничә ел дәвамынада сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм социаль иминлекне яхшыртуга юнәлдерелгән “Аек авыл” конкурсы үткәрелеп килә.

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап
Гәзитебез битләрендә хәбәр итүебезчә, быел Аблай авылы районыбыз данын яклап, үз мисалында җирлегебездә   сәламәт яшәү рәвеше үрнәген күрсәтәчәк.  “Аек авыл” республика конкурсы чикләрендә узган атнада биредә чираттагы  матур чара оештырылды. Чарада катнашучылар һәм кунаклар – Дүртөйле, Кушнаренко районы вәкилләре бу көнне авыл мәдәният йортында  “Иртәгәне күрү мөмкинлеге булсын өчен бүген ничек яшәргә?” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында җыелды.
Иң тәүдә кунакларны биредәге  күркәм декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе белән таныштырдылар. Анда бәйләнгән әйберләр, алмаз  һәм хачлап белән чигү үрнәкләре, сәйләннән үрелгән декоратив агачлар, төсле чәчәк композицияләре тәкъдим ителде. Кул осталарының күңел һәм кул җылысын саклаучы  һәр  кабатланмаслык чын иҗат эше һәм бердәмлек бәйрәменә әверелде. Ул мәдәниятнең кешеләрне берләштерергә, аларны матурлык булдырырга илһамландырырга сәләтле булуын күрсәтте һәм безнең һәрберебездә туган җирнең бер кисәкчеге яшәвен искәртте. Кунаклар шулай ук авыл китапханәсендә дә булып, авыл тарихы белән танышты, үзләре өчен бик күп кызыклы яңалыклар һәм мәгълумат туплады.
Клуб фойесында кунакларны ипи-тоз белән каршы алганнан соң, чара Фәгыйль Исланов башкаруында “Сәлам сезгә” җыры белән ачылды.
“Без бергәләшеп бик җитди карарга килдек: район этапларында җиңгәннән соң, республика этабына чыгып, шундый зур конкурста катнашырга булдык.  Кушнаренко, Дүртөйле районнары белән без инде дуслашып та өлгердек. Без бер-беребезне күрергә омтылып, ашыгып, талпынып торабыз. Аллаһка шөкер,  әле яңа гына гөр килеп Кушнаренко районында  булып кайтсак, бүген инде сезне үзебезнең бәрәкәтле Аблай җирендә күрүебезгә бик шатбыз. Безнең бөтен теләк, бөтен максат – сәламәт яшәү. Шуңа күрә авылларыбыз аек, тормышыбыз матур, дөньялар имин булсын дип телибез. Бүген бергәләшеп фикер алышыйк, тәҗибә уртаклашыйк. Республика этабында җиңү яулар өчен бергәләшеп киңәшләшеп эшлик, чөнки без коллегалар да бит. Бергә булыйк, бердәм булыйк, көнебезне уңышлы үткәрик. Әлеге конкурста бердәм катнашып, җиңеп чыгыйк”, – дип сәламләде чарада катнашучыларны Үрнәк авыл биләмәсе Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова. 
 
Язманың дәвамы белән “Игенче” гәзитенең 6нчы санында таныша аласыз.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: