ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
5 февраль 2025, 08:40

Кышын кошлар ач булмас

Кошлар – безнең дусларыбыз, шатлык хәбәрчеләре. Алар турында юкка гына матур шигырьләр, җырлар, риваятьләр һәм әкиятләр язылмаган.

Кышын кошлар ач булмасКышын кошлар ач булмас
Кышын кошлар ач булмас

 Ел саен Югары Аташ авылында экологик акцияләр, шул исәптән кышлаучы кошларны саклау буенча акцияләр уза. Кыш – кошлар өчен авыр вакыт. Салкын, яшәү өчен дә күп энергия кирәк, ә азык юк. Шуңа күрә кыш айларында канатлы дусларыбыз безнең ярдәмгә, хәстәрлеккә бик тә мохтаҗ. Өстәвенә, кошларны ашату – кешелеклелек күрсәтүнең һәм изгелекнең катлаулы булмаган һәм күңелле ысулы. Югары Аташ авылы китапхәнәсе китапханәчесе Рива Исаева балаларга «Кышын кошларны ашатыгыз» дип аталган экология дәресе үткәрде. Ул укучыларга нинди кошларның кышларга калуы, аларга ничек булышырга, кайчан һәм нәрсә ашатырга, җимлекләрне ничек әзерләргә кирәклеге турында сөйләде. Китапханәче китаплар ярдәмендә балаларны безнең төбәкнең иң кечкенә һәм иң зур кошлары белән таныштырды, кышлаучы һәм яз көне безнең якка очып килгән кошлар, аларның гадәтләре турында әңгәмәләште.
Өйдә балалар әти-әниләре белән бергәләп төрле форма һәм стиль буенча җимлекләр ясадылар. Урамда балалар җимлекләрне агачларга бәйләп куйдылар, азык салдылар, аларга җим салып торырга вәгъдә иттеләр. “Кошлар мондый бүләкләрдән бик канәгать булырлар дип өметләнәбез. “Кыш көне кошларны ашат – алар сиңа яз көне хезмәт итәр”, – ди рус мәкале. Шуңа күрә кешеләр кышлаучы кошлар өчен электән үк җимлекләр ясаганнар. Кышын тышта җимлекләр элеп, кошларны ашатсаң, җәй көне алар сезгә йөзләрчә рәхмәтләрен белдерерләр”, – ди әлеге изге акциядә катнашучылар.

Кышын кошлар ач булмас
Кышын кошлар ач булмас
Кышын кошлар ач булмас
Кышын кошлар ач булмас
Кышын кошлар ач булмас
Кышын кошлар ач булмас
Кышын кошлар ач булмас
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас