Чара гимназия директоры Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова, «Росдетцентр» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең әйдәп баручы эксперты, «Балачак навигаторлары» Бөтенрусия проектының муниципаль координаторы Фируза Фәнәви кызы Сакаева һәм «Беренчеләр хәрәкәте» муниципаль берәмлеге рәисе Айгиз Равил улы Мадияров катнашлыгында узды.
Беренче сыйныф укучылары Русия бөркетләре сафына кергәндә ант итеп, Бөркетләр түгәрәген оештырдылар. Бу бердәмлек һәм дуслык символы аларның мәктәп тормышындагы мөһим мизгелгә әверелде, алар хәзер зур һәм тату гаилә булды. Светлана Мәгънәви кызы Хәлиуллина җитәкчелегендәге 4А сыйныфы укучылары "Россия бөркетләре" җырына флешмоб белән чыгыш ясадылар. Бу көн беренче сыйныф укучыларының күңелендә озакка сакланыр һәм аларның мавыктыргыч һәм ачышларга бай юлларының башы булыр дип ышанабыз. «Русия бөркетләре»нең зур һәм бердәм командасына рәхим итегез, укучылар!