Анда муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт йомгаклау аттестациясе бүлеге начальнигы Айгөл Фәтыйх кызы Бәйрәмгулова катнашты. Айгөл Фәтыйх кызы укучылар белән ачыктан-ачык диалог корып, җентекле итеп БДИ һәм төп дәүләт имтиханын уздыру процедурасы белән таныштырды, әзерлек этапларыннан башлап дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре белән танышу буенча Республика мәгълүмати сервисына кадәр төпле, фәһемле мәгълуматлар җиткерде. Укучылар, әдгәмәдә актив катнашып, белгечкә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде һәм аларга анык, тулы җаваплар алды.