ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
7 февраль 2025, 04:50

Яугирләргә – туган йорт җылысы

Юмаш урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләргә ярдәм күрсәтү һәм аларның рухын күтәрү буенча даими эшчәнлек дәвам итә.

Яугирләргә – туган йорт җылысыЯугирләргә – туган йорт җылысы
Яугирләргә – туган йорт җылысы

=Мәктәп директоры Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина җитәкчелегендәге коллектив махсус хәрби операция башланганнан соң гуманитар ярдәм җыюга кушылды. Укытучылар һәм укучылар көче белән окоп шәмнәре әзерләнде, яугирләргә җылы хатлар язылды. Әле күптән түгел мәктәппе дагоглары ата-аналар һәм укучылар белән бергәләп токмач кискәннәр, чәк-чәк пешергәннәр. Мәктәпнең битараф булмаган коллектив әгъзалары да токмач әзерләүгә дәррәү кушылган. Оста куллар ярдәмен дә кыска вакыт эчендә берничә килограмм матур һәм сыйфатлы итеп туралган токмач киптерелгән. Укучыларның актив әти әниләре – Ангелина Тимофеева, Татьяна Андреева, Анфиса Әнвәрова, Гөлнур Гәрәева, Гөлшат Егорова, Ольга Щекатурова, Гөлшат Әхмәтҗанова, Ләйсән Рәфыйкова, Венера Дусеева, Ирина Димитриева, Галина Яковлева, Альмира Жирнова, Алена Николаева, Венера Степанова, Гөлфия Байбулдина мәктәп директоры белән берлектә токмач кисүдә педагоглар һәм сыйныф җитәкчеләре, хезмәткәрләр, өлкән сыйныф укучылары катнашкан. Ә милли ризык чәк-чәкне мәктәп пешекчесе Рәмзия Гайнанова һәм мәктәп каравылчысы Наталья Андреева оста итеп әзерләгәннәр. Ираида Сөнәгатуллина һәм Венера Дусеева балаларның әти-әниләре Альбина Димитриева, Роза Латыйпова, шулай ук китапханәче Гөлнара Булатова һәм инглиз теле укытучысы Ирина Захарова белән токмачны контейнерларга һәм тартмаларга бүлгән. «Кискән токмачны яугир якташларыбыз яратып кабул итә. Токмачлы аш ашаганнан соң, үзебезне өйдә булган кебек хис итәбез”, – ди алар. Моннан тыш, мәктәп директоры киңәшчесе Илвира Гыйзәтуллина волонтерлар һәм «Беренчеләр хәрәкәте» әгъзалары белән технология дәресләрендә берничә сәгать җылылык һәм яктылык чыганагы булып хезмәт итә алырлык окоп шәмнәре өчен материаллар әзерләргә булышканнар. “Мондый шәм ярдәмендә җылынырга, ризыкны җылытырга, кием-салымны киптерергә мөмкин. Окоп шәме, хәтта көчле җил булганда да, сигез сәгатькә кадәр һәм аннан да артыграк янарга сәләтле”, – ди алар. Бу эшчәнлек балаларның, ата-аналарның һәм мәктәп коллективының берләшүенә, җәмгыять өчен эш барышында яшь гражданнарның рухи-әхлакый, патриотик кыйммәтләрен формалаштыруга ярдәм итә, Русия армиясе сафларында солдат хезмәтенең абруен күтәрә. Мәктәптә кыска вакытлы ялга кайтучы МХОда катнашучылар белән очрашулар да даими үткәрелә. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альбина Ногманова аларны сыйныф җитәкчеләре белән бергә яшь буынның гражданлык позициясен формалаштыру өчен оештыра. «Махсус хәрби операция зонасында булган егетләребезгә ярдәм итәргә телибез. Чакмагыш районының күп кенә гаиләләрендә мобилизацияләнгән яки үз теләкләре белән контракт төзеп, илебез мәнфәгатьләрен яклаучылар байтак. Мәсәлән, безнең коллективта ике хезмәткәрнең газиз уллары, укучыларның әтиләре алгы сызыкта. Аларга ярдәм итү – бүгенге көн дә изге бурычларның берсе», – дип уртаклашты мәктәп директоры Рәзимә Исмәгыйль кызы.

Яугирләргә – туган йорт җылысы
Яугирләргә – туган йорт җылысы
Яугирләргә – туган йорт җылысы
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас