Районыбызда 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган үзешчән сәнгать фестивале дәвам итә. “Онытылмас еллар сулышы” дип исемләнгән бу фестивальне ачкан искекалмашлылардан эстафетаны Рәҗәп авыл биләмәсе үзешчәннәре кабул итеп алды. Бу көнне мәдәният йортына килүче тамашачылар “Ватан сагында”, “Без сезнең белән горурланабыз”, “Дан уңалмый, хәтер яши” дип исемләнгән күргәзмәләрне дә карый алды. Аларда шушы төбәк авылларында туып-үсеп, тарихның төрле чорларында Ватан алдындагы изге бурычын лаеклы үтәгән хәрбиләренә багышланган мәгълүматлар, фотосурәтләр һәм бу авылларда яшәүче уңганнарның кул эшләре урын алган.
Жюри һәм тамашачылар игътибарына бу төбәк сәнгатькәрләре тәкъдим иткән “Кирәкми безгә сугыш” дигән мәдәни программа фестиваль темасына аваздаш булып, үзешчәннәр сайлаган җырлар һәм биюләр аның эчтәлеген тулырак ачуга булышлык итте.
Язманы тулысынча "Игенче" гәзитендә укып була.