ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
14 февраль 2025, 05:45

Ватанны саклаучылар көненә багышлап

Шушы көннәрдә район ДОСААФ бүлегендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар узды. Традиция буенча ярышлар тантаналы өлештән башланды, анда катнашучыларга сәламләү сүзе белән район ДОСААФ бүлеге начальнигы Ринат Раян улы Ризванов мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында ул катнашучыларга гадел көрәш, атуда уңышлар һәм киләчәктә дә бу өлкәдә үз осталыкларын камилләштерүләрен теләде.

Ватанны саклаучылар көненә багышлапВатанны саклаучылар көненә багышлап
Ватанны саклаучылар көненә багышлап


Ярышларда Чакмагыш беренче урта мәктәбе, гимназия, Иске Калмаш һәм Тозлыкуш урта мәктәпләре мәргәннәре катнашты. Ярышлар шәхси һәм команда зачетларында бәяләнде. Нәтиҗәдә, урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
Егетләр арасында:
1 урын –Нияз Шакиров (Иске Калмаш урта мәктәбе), 2 урын – Илһам Хуҗиәхмәтов (Иске Калмаш урта мәктәбе), 3 урын – Радмир Хәмидуллин (Тозлыкуш урта мәктәбе).
Кызлар арасында:
1 урын – Әмирә Мусина (Иске Калмаш урта мәктәбе), 2 урын – Радалина Гайсина (Иске Калмаш урта мәктәбе), 3 урын – Риана Хаматова (Чакмагыш беренче урта мәктәбе).
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә гомумкоманда исәбендә беренче урынны Иске Калмаш урта мәктәбе мәргәннәре алды, икенче урынны Чакмагыш беренче урта мәктәбе командасы яулады, өченче урынга Тозлыкуш урта мәктәбе командасы лаек дип табылды. Җиңүчеләр грамоталар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнде.

Ватанны саклаучылар көненә багышлап
Ватанны саклаучылар көненә багышлап
Ватанны саклаучылар көненә багышлап
Ватанны саклаучылар көненә багышлап
Ватанны саклаучылар көненә багышлап
Ватанны саклаучылар көненә багышлап
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас