Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 80 еллыгына, шулай ук Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү елына багышланган “Онытылмас еллар сулышы” исеме белән Тозлыкуш авылы мәдәният йортында узган чираттагы смотр концерты да тамашачыларның күңел кылларын тибрәтеп, онытылмаслык тәэссоратлар калдырды.
Чараны Эльза Зәкәриева тирән эчтәлекле итеп, шигъри юллар белән бизәп алып барды. Анда махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләрнең әти-әниләре дә чакырылган иде. Шулай ук чара чикләрендә дәһшәтле сугыш елларына багышланган күргәзмә дә әзерләнде.
Дистә еллар уза, буыннар үзгәрә, ләкин Бөек Җиңү, милли горурлык булган рухм ныклыгы, хәрби дан һәм халкыбызның батырлыгы символы булып безнең йөрәкләрдә кала. Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле сугыш ветераннарыбыз да бармак белән санарлык кына калып бара инде. Әлеге концертта “Хәзинә” хатын-кызлар вокаль ансамбле, “Ахирәтләр” халык фольклор ансамбле, “Без авыл егетләре” ир-егетләр вокаль ансамбле, “Чакматаш” халык биюләре ансамбле, “Дуслык” бию ансамбле, гармунчылар ансамбле, Гөлчәчәк Нәбиуллина, Ләйсән Салихова, Динара Нуйкина, Кәтибә Насыйрова, Энҗе Салихова, Элина Гайнуллина, Розалия-Радик Гафаровлар, Марсель Мохтаров, Зимфира Хаҗипова, Әлфия Шәфыйкова һәм башкаларның җырлы-моңлы, биюле чыгышлары аша аларның түземлеге һәм сабырлыгы алдында баш иеп, Бөек Ватан сугышы ветераннарына дан һәм мәдхия җырланды. Үзешчән сәнгать сөючеләр башкаруында “Мәңгелек ут”, “Эх, дороги”, “Песня кавалеристов”, “Туган җирем”, “Кайту”, “Тизрәк әйләнеп кайтыгыз”, “Батырлар һәйкәле”, “Башкортстан – газиз җирем” кебек җырлар, “Живица” хәрби биюе, “Журавли” бию композициясе һәм башка күп ватанпәрвәр рухындагы концерт номерлары тамашачыларның Ватанга мәхәббәт, горурлык хисләрен арттырды.
Мәртәбәле жюри әгъзаларына иң яхшы номерларны сайлап алырга, мөгаен, ансат булмагандыр. Чөнки аларның һәркайсы сәнгатьле, үзенчәлекле һәм күңелгә үтеп керерлек булды. Бөек Ватан сугышы елларында – фронтта һәм тылда кылынган бөек батырлыкларны, зур эшләрне тозлыкушлылар үз чыгышлары аша тамашачы күңеленә җиткерә алды.