ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
20 февраль 2025, 04:55

Хәрби корреспондент белән очрашу

Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында, 19 февральдә, район мсәдәният йортында шәйморатовчылар, яшь гвардиячеләр һәм мәктәп укучылары «БСТ» телеканалы алып баручысы, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай каршындагы яшьләр иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе урынбасары, Иҗтимагый палата әгъзасы, Русия Оборона министрлыгының хәрби хәбәрчесе Ильяс Айрат улы Батыргәрәев белән очрашты.

Хәрби корреспондент белән очрашуХәрби корреспондент белән очрашу
Хәрби корреспондент белән очрашу


«Батырлык дәресе»н ул үзе турында сөйләүдән башлады. Ильяс Благовещенск шәһәрендә туган, ул яшьтән үк медиа өлкәсендә эшләргә хыялланган, шуңа күрә Санкт-Петербург югары уку йортларының берсендә журналист һөнәрен үзләштергән. һөнәри юлын ул Благовещен районының «Панорама» газетасы редакциясеннән башлаган. Ә берничә елдан соң БСТ телеканалына күчкән.
Махсус хәрби операция барган зонаның алгы сызыгында уздырган сигез ай эчендә хәрби корреспондент яңа төбәкләрдә булган, махсус хәрби операциядә катнашучылар белән аралашкан һәм хәтта аларны хәрби биремнәргә озата барган. Ильяс Батыргәрәев укучыларга алдынгы тарафта алган тәҗрибәсе турында сөйләде, алгы сызыктан белән видеолар белән уртаклашты.
Укучылар роликларны аеруча кызыксынып карады, анда безнең район геройлары – яугирләргә гуманитар ярдәм илтүче чакмагышлылар да бар иде. Ильяс Батыргәрәев сюжетлары гади һәм аңлаешлы формада балаларны башкорт бүлекчәләре хәрбиләре белән таныштырды: танкистлар тормышыннан алынган вакыйгалар хәрби туристның, ә аннары Русия Герое Андрей Мигуновның видеоязмалары белән алышынды. Хәрби корреспондент башкорт аты тарихы мисалында мәгълүмати сугышның ничек алып барылуы турында сөйләде. Журналист балаларга яңалыкларны төрле аспектлардан карарга кирәклеген аңлатты.
Очашу “Белем. Геройлар" федераль проекты кысаларында узды. Ильяс яшь чакмагышлыларга мөрәҗәгать итеп, ни өчен алгы сызыкта барысы да бердәм булуы турында сөйләде.
Ахырда муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова Ильяс Батыргәрәевка район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Лиана Ханмурзина.

Хәрби корреспондент белән очрашу
Хәрби корреспондент белән очрашу
Хәрби корреспондент белән очрашу
Хәрби корреспондент белән очрашу
Хәрби корреспондент белән очрашу
Хәрби корреспондент белән очрашу
Хәрби корреспондент белән очрашу
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас