Ул узган елда башкарылган эшләр һәм быелга үсеш юнәлешләренә багышланган иде. Район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Ихсанов җитәкчелегендәге киңәшмәдә идарәнең үз юнәлешләре буенча белгечләре һәм район ветстанциясе начальнигы Радмир Ямалеев катнашты. Анда район аграрийлары өчен бүгенге көнгә актуаль мәсьәләләр: язгы кыр эшләренә орлыкларны тикшерү, минераль ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары сатып алу, эпизоотик хәл һәм профилактика чаралары, дәүләт ярдәме чаралары, төрле программалар белән дөрес эшләү мәсьәләләре каралды. Район хуҗалыкларының терлекчелек фермаларын ел саен карап чыгу графиклары һәм маршрутлары яңгырады, сөт һәм ит җитештерүне арттыру юллары күрсәтелде. Җыелышта фермер хуҗалыкларының узган ел эшчәнлегенә йомгак ясалды, 2025 елга планнар куелды. Бүгенге көндә районда үсемлекчелек, терлекчелек һәм умартачылык белән шөгыльләнүче 49 крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Крестьян-фермер хуҗалыклары, эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән беррәттән, алар районыбызның агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертәләр. Киңәшмә ахырында Илгиз Фаил улы Ихсанов фермерларның эшен югары бәяләде һәм барлык фермерларга районда, игенчелектән алып терлекчелеккә кадәр, авыл хуҗалыгын алып баруның барлык юнәлешләрендә актив катнашырга чакырды, югары нәтиҗәләргә ирешкән фермерларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.