+28 °С
Болытлы
Анда башкорт һәм татар телләрендә нәшер ителүче басмаларда эшләүче журналистлар чакырылды. Чарада республиканың матбугат агентлыгы һәм “Республика Башкортостан” Матбугат йорты җитәкчеләре катнашты, танылган экспертлар журналистикадагы заманча трендлар һәм медиатехногияләр белән таныштырды.
Секцияләр утырышларында милли басмаларның тематик һәм жанр күптөрлелеге, публицистик текстларны әдәби редакцияләү алымнары, бу басмаларны сайтларда һәм социаль челтәрләдә тәкъдим итү алымнары һәм ысулларына кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде, заманча милли җәмәгатьчелек-сәяси басмалары хезмәткәрләренең фикер алышу әңгәмәләре оештырылды.