Биредә җыелучыларны райондагы “Ватан сакчылары” дәүләт фонды филиалы социаль кординаторы Резида Зәкәрия кызы Ильясова ихлас каршы алды. Гүзәл затларга Тамара Витальевна Белова бит тиресе матурлыгы өчен осталык дәресе үткәреп, гүзәллек серләре белән уртаклашты, хатын-кызларга үзләренә вакыт бүлергә онытмау, бит тиресен һәрчак яшь, матур итеп саклау буенча файдалы киңәшләрен җиткерде.
“Матурлык дөньяны коткарыр”, – дип юкка гына әйтмиләрдер. Кешедә тышкы матурлык та, эчке дөнья матурлыгы да бик мөһимдер. Иң зур матурлык – изгелек. Дөньяны бары күңелләр матурлыгы коткарыр. Гүзәллек темасы бу әти-әниләрнең күңел сыкравын, йөрәк әрнүен җиңеләйтә торган тылсымлы төнәтмә булсын. Үзләре сөйләвенчә, алар минем балаларым сыман. Бу әти-әниләрнең һәркайсы яклау һәм ярдәмгә мохтаҗ, шуңа күрә алар үзләрен минем балаларым итеп тоя, дисәм дә хата булмас”, – ди яратып, яугирләрнең әти-әниләре турында зур ихласлык һәм хөрмәт хисләре белән Резида Зәкәрия кызы.
Чарада катнашучы район ветеранннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев әтиләр белән чәй табыны артында очрашып, җылы әңгәмә корды. Бәйрәм алдыннан ихлас аралашу, җылы очрашу әтиләрнең күңелен күтәрде, җан тынычлыгы, рухи көч өстәде.
Район үзәгендә уңышлы гына эшләп килгән “Енотик” фотосалоныннан Айнур Флүз улы Мәкъсүтов чарада катнашучы әти-әниләр өчен бушлай фотосессия үткәрде. Әйтергә кирәк, “Ватан сакчылары” дәүләт фонды филиалы социаль кординаторы Резида Зәкәрия кызы Ильясова билгеләп үтүенчә, яшь, актив, мәрхәмәтле күңелле райондашыбыз мондый чаралар оештыруда һәрчак читтә калмыйча, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре катнашлыгында төрле проектларны башкарырга булыша. “Моны ул бушлай, йөрәге кушуы буенча эшли. Ул үзе әйтүенчә, бу – аның хәзерге вакытта ярдәм итә ала торган яхшылык, изгелек кисәкчеге. Битараф булмаган мондый кешеләр ярдәме белән генә барысы да эшләнә. Гаиләләр үзләре дә бик актив”.
Артабан матур чара Чакмагыш Туган якны өйрәнү музеенда урнашкан Киез эшләнмәләре үзәгендә дәвам итте. Биредә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен “Башкорт яугирләренең батырлык юллары буйлап” дип исемләнгән күргәзмәне ачу тантанасы һәм осталык дәресе үтте. Бу көнне ачылган күргәзмәдә Чакмагыш балалар сәнгать мәктәбе укучыларының киез эшләнмәләре тәкъдим ителде. Балалар сәнгать мәктәбенең тәҗрибәле укытучысы Нәфисә Рабис кызы Гыйльметдинова яу кырларында мөһим киез талисман-саклагычлар ясарга өйрәтте. Бай һәм илһамландыра торган мохит һәркемгә рухи көч һәм сәнгатьнең киез әвәләү төре белән мавыгу мөмкинлеген ачты. Бу көнне эшләнгән һәр талисман ярдәм һәм яклау символына әверелде, туган ягыбыздан еракта хәрби бурычларны намус белән үтәүче Ватаныбызны саклаучылар турында истәлекләрне яңартты.
Җылылык һәм ихласлык белән сугарылган бу чара тирән эчтәлекле булып, уртак кыйммәтләр һәм каһарманнарыбыз турындагы истәлекләрне берләштереп, күңелләрне күтәрде, җаннарга рухи азык һәм яшәү көче өстәде.