ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
21 февраль 2025, 15:55

Илебез иминлеген саклаучыларны хөрмәтләп

Илебез иминлеген саклаучыларны хөрмәтләп Ватанны саклаучылар көненә аяк басканда район мәдәният йортында тантаналы чара узды.

Илебез иминлеген саклаучыларны хөрмәтләпИлебез иминлеген саклаучыларны хөрмәтләп
Илебез иминлеген саклаучыларны хөрмәтләп

Залда төрле буын вәкилләре, төрле яшьтә булган Ватанны саклаучылар җыелган иде. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев чарада катнашучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул махсус хәрби операциядә катнашучылар, ветераннар, интернациональ бурычын үтәгән хәрбиләр, туган җиребез азатлыгын яклаучылар, бүген дә Кораллы Көчләр сафында хезмәт итүчеләр адресына күп кенә җылы сүзләр ишеттерде. Үзенең чыгышында ул иң тәүдә районыбызда калган Бөек Ватан сугышы ветераннары – Нәҗип Нәзиф улы Әҗмәтов, Мират Хәнәфи улы Локманов, Рифгать Фаяз улы Баяновны, шулай ук сугышчы-интернационалистларны, хәрби хәрәкәтләрендә катнашучыларны, үз гомерләрен куркыныч астына куеп Ватанның бәйсезлеген һәм бөтенлеген саклаучы офицерларны һәм солдатларны искә алды. “Шушы көннәрдә без халкыбыз тарихында мөһим датаны – Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 36 ел тулуны билгеләп үттек. Исегезгә төшерәбез, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә 200 дән артык чакмагыш егете, Чечен кампаниясендә 150 дән артык якташыбыз катнашты. Һәр буынның үз геройлары бар. Бүгенге көндә Чакмагыш егетләре махсус хәрби операция зонасында батырлык өлгеләре күрсәтәләр. Алар бүген безнең залда да бар. Якташларыбызның күбесе хәрби бурычларны лаеклы үтәгән өчен Миңнегали Шәйморатов, «Батырлык өчен», «Хәрби казанышлар өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Бөек Ватан сугышы елларында илне саклаган геройларга һәм хәзер Русия мәнфәгатьләрен яклаучыларга хөрмәт йөзеннән Президентыбыз Владимир Путин башлангычы белән 2025 ел Русиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Башкортстан Республикасында төбәк башлыгы Радий Хәбиров бу елны махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм елы дип игълан итте. Димәк, без киләчәктә дә МХОда илебез мәнфәгатьләрен яклаучы яугирләребез һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүне дәвам итәчәкбез. Районыбызда бу юнәлештә зур эш алып барыла. Без яугирләргә ярдәм итү өчен бөтен көчебезне һәм мөмкинлекләребезне берләштердек. Моның өчен район халкына, оешма-предприятиеләргә, якташларга, эшмәкәрләргә һәм МХО да катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюда актив катнашканнары өчен төрле гаскәр ветераннарының туганнарына зур рәхмәтемне белдерәм. Бүгенге көнгә Чакмагыш районыннан 100 тоннадан артык гуманитар йөк белән 30 гуманитар ярдәм җибәрелде. Шушы көннәрдә якташларыбыз чираттагы сәфәрдән кайттылар. Ватанны саклаучылар көне алдыннан яугир якташларга туган якларыннан посылкалар алу аеруча күңелле булды. Ел саен Чекмагыш егетләре Русия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларын тулыландыра. Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү эшенең мөһимлеге турында аерым әйтеп үтәсем килә. Мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре, Батырлык дәресләре, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, МХОда катнашучылар белән очрашулар үткәрелә. Яшь армиячеләр хәрәкәте эшли, шайморатовчылар сыйныфлары, герой парталары бар. Истәлекле урыннар, обелисклар һәм мемориаль такталар саны елдан-ел арта. Болар барысы да үсеп килүче буын илнең тарихын белсен, Русия армиясенең, солдатларның һәм офицерларның батырлыкларын истә тотсыннар өчен эшләнә. Бүген батыр уллар тәрбияләгән ата-аналарга рәхмәтемне җиткерәсем килә. Без – бер зур гаилә һәм барыбыз да геройларыбызның исән-сау кайтуларын көтәбез! Барыгызга да нык сәламәтлек, Ватанга хезмәт итүдә һәм туган районыбыз, республикабыз һәм илебезнең чәчәк атуы хакына хезмәттә уңышлар телим! – диде Реканс Фәнил улы эчтәлекле чыгышын тәмамлап. Аннары ул намуслы хезмәтләре һәм Ватанны саклау эшчәнлегенә керткән зур өлешләре өчен бер төркем райондашыбызны бүләкләде. Намуслы хезмәте һәм Ватанны саклау эшчәнлегенә керткән зур өлешләре өчен Башкортостан Республикасының Мактау грамотасы белән Тайняш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков, муниципаль район хакимияте башлыгының контракт буенча Русия Федерациясе Кораллы Көчләренә гражданнарны җыю буенча мәгълүмати эшчәнлек буенча иҗтимагый киңәшчесе Айдар Фәнил улы Насыйров бүләкләнде. Башкорстан Республикасы Башлыгының Рәхмәт хатына муниципаль районы хакимияте водителе Ленар Раил улы Әхмәтшин, Тозлыкуш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов, шәхси эшкуар Руслан Рәшит улы Хафизов лаек булды. Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты республиканың агросәнәгать комплексында күпьеллык намуслы хезмәте өчен җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятенең баш агрономы Илнур Фидус улы Шәйхелисламовка тапшырылды. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының Мактау грамотасы белән югары һөнәри осталыгы һәм районның финанс системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Равил Хәмит улы Фаезов бүләкләнде. Чакмагыш районы муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатына районның агросәнәгать комплексында намуслы хезмәте өчен “Үзәк” машина-технология станциясе акционерлык җәмгыятенең Чакмагыш филиалында механизация бүлеге начальнигы Илгиз Ирфат улы Мөхәммәдиев лаек булды. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы хакимияте башлыгының Рәхмәте белән яшь буынны патриотик тәрбияләүдә актив катнашканы һәм актив тормыш позициясе өчен яугир-интернационалист Тәлгать Рәфис Улы Садыйков бүләкләнде. Хәрби бурычка тугрылык һәм Ватанны саклау эшчәнлегенә зур өлеш керткән өчен Башкортостан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы хакимияте башлыгының Рәхмәт хатлары Ришат Рамил улы Гайсин, Илвир Азат улы Гәрәев, Илнур Альберт улы Гыйбәдуллин, Руслан Ринат лы Җиһаншин, Ильяс Фаил улы Ишморатов, Азат Олегович Кудрачев, Альберт Олегович Кудрачев, Артем Исламетдин улы Ласков, Илнур Руслан улы Мөхәммәдиев, Илсур Раил улы Сәлихов, Вадим Рабис улы Хәкимов, Данис Данил улы Шәяхмәтовка тапшырылды. Ватанны саклаучы улларына лаеклы тәрбия биргәннәре өчен 29596 хәрби часть командиры подполковнигының Рәхмәт хаты рядовой Ранис Фидус улы Хановның әти-әнисенә Фидус Нәҗип улы белән Әлфинә Өлфәт кызына тапшырылды. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы хакимияте башлыгының Рәхмәт хатларына актив тормыш позицияләре, Чакмагыш районыннан МХОда катнашучылар өчен гуманитар йөк җыюда һәм аны илтеп тапшыруда ярдәм, яшь буынны патриотик тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәре өчен хезмәт ветераны Реканс Муллагали улы Шабаев, Чакмагыш беренче урта мәктәбе директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов, шәхси эшкуар Вадим Әлфир улы Гыйндуллин лаек булды. Район хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров та залда утыручыларны якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлап, чыгыш ясады. Чара район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Балалар сәнгать мәктәбе коллективларының матур чыгышлары белән үрелеп барды.

Илебез иминлеген саклаучыларны хөрмәтләп
Илебез иминлеген саклаучыларны хөрмәтләп
Илебез иминлеген саклаучыларны хөрмәтләп
Илебез иминлеген саклаучыларны хөрмәтләп
Илебез иминлеген саклаучыларны хөрмәтләп
Илебез иминлеген саклаучыларны хөрмәтләп
Илебез иминлеген саклаучыларны хөрмәтләп
Илебез иминлеген саклаучыларны хөрмәтләп
Илебез иминлеген саклаучыларны хөрмәтләп
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас