ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
21 февраль 2025, 07:10

Киләчәк – яшьләр кулында

20 февральдә башкалабыз Уфада Чакмагыш районы “Яшьләр якташлылыгы” җәмгыяте конгрессы булды.

Киләчәк – яшьләр кулындаКиләчәк – яшьләр кулында
Киләчәк – яшьләр кулында


Бу масштаблы чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, БР дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары, якташлык җәмгыяте рәисе Фәрит Хөрмәтулла улы Гиндуллин, Заһир Әхсән улы Хәкимов, “Беренчеләр хәрәкәте”төбәк бүлеге рәисе урынбасары Заһит Ишбулат улы Гомәров, якташыбыз Азат Ришат улы Абдуллин “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары һәм аларның остазлары, шулай ук Олимпия чемпионнары, җәмәгатьчелек фикере лидерлары, башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.
Чара Өлфәт Мостафин исемендәге спорт үзәгендә башланды, анда беренче булып булачак олимпиячеләрнең фигуралы шуу һәм йөзү буенча күнегүләрен карадылар, аннары Өлфәт Мостафинга багышланган истәлекле урында булдылар. Биредә активистлар аның республика һәм туган Чакмагыш районына керткән өлеше һәм җирле инициативаларга ярдәм итүнең әһәмияте турында фикер алышты.
Моннан тыш көн дәвамында студентлар Уфа фән һәм технологияләр университетында, Уфа вузара кампусында, шулай ук «Профэкспедиция» проекты кысаларында фәнни лабораторияләрдә экскурсиядә булды.
"Мондый чараларны үткәрү яшьләрдә актив гражданлык позициясе тәрбияләү өчен бик мөһим. Бу яшьләргә җәмгыятьтә үз ролен аңларга мөмкинлек бирә. Алар үз фикерләре, карашлары һәм тәкъдимнәре белән уртаклаша ала. Тәҗрибә уртаклашу яшүсмерләргә командада эшләргә өйрәнергә һәм лидерлык сыйфатларын үстерергә ярдәм итә. Очрашуда барлыкка килә торган фикерләр реаль гамәлләргә илһамландыра ала. Моннан тыш, бу яңа проектлар һәм инициативалар өчен этәргеч булырга мөмкин", – диде яшьләр арасында мондый чараларны гамәлгә ашыруның актуальлеген билгеләп Заһит Ишбулат улы.
"Сез – безнең районның, республика һәм илебезнең киләчәге. Районыбызны бергәләп алга таба үстерә алырбыз дип ышанам. Безгә һәм уртак максатларга ирешү өчен бердәм булу мөһим. Бүгенге көндә кече Ватаныбызга ярдәм итү – безнең уртак бурыч. “Атайсал” кебек инициативаларда катнашу киләчәктә район һәм республикабызның чәчәк атуына ярдәм итә”, – дип ассызыклады муниципаль районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев.
Экскурсияләрдән тыш, чарада катнашучыларны мавыктыргыч конкурслар, «Атайсал» үзара якташлылык ярдәм проектында катнашучылар белән ачык диалог көтте. Беренчеләренең үз күнекмәләрен төрле интерактив зоналарда күрсәтү, шулай ук Уфа вузара кампусында гамәлгә ашырыла торган эшчәнлек төрләре белән танышу мөмкинлеге булды, бу яшьләрне фән һәм технологияләр өлкәсендә белем алырга рухландырды. Чара Уфадан килгән яшьләр “Якташлылык” җәмгыяте конгрессында район яшьләре өчен шартларны яхшырту мәсьәләләре буенча фикер алышу белән тәмамланды.
"Бу чарада катнашу миндә уңай тәэссоратлар калдарды. Мин иҗтимагый фикер лидерларына сорауларымны бирә алдым һәм бәяләп бетергесез тәҗрибә тупладым. Спорт үзәге һәм фәнни лабораторияләр буенча экскурсия минем өчен яңа офыклар ачты. Төбәгебезне яхшырту һәм киләчәктә уңышларга ирешү өчен без бергә булырга тиеш", – дип уртаклашты Чакмагыш гимназиясенең 11 Б сыйныфы укучысы Нияз Кәримов.
Чараны Башкортстан Республикасының яшьләр сәясәте буенча Дәүләт комитеты, БР спорт министрлыгы, БР Өлфәт Мостафин исемендәге спорт мәктәбе ярдәмендә «Беренчеләр хәрәкәте» гомумрусия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге оештырды.

Киләчәк – яшьләр кулында
Киләчәк – яшьләр кулында
Киләчәк – яшьләр кулында
Киләчәк – яшьләр кулында
Киләчәк – яшьләр кулында
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас