ИГЕНЧЕ
+21 °С
Облачно
Новости
21 Февраля 2025, 09:05

Туган телләрне саклау – дәүләт дәрәҗәсендәге бурыч

21 февральдә дөньяның төрле илләрендә Халыкара туган тел көне билгеләнә.

Туган телләрне саклау –  дәүләт дәрәҗәсендәге бурычТуган телләрне саклау –  дәүләт дәрәҗәсендәге бурыч
Туган телләрне саклау – дәүләт дәрәҗәсендәге бурыч

  Әлеге көн истәлекле дата буларак ЮНесКо оешмасы ның Генераль конференциясе тарафыннан 1999 елда игълан ителә һәм 2000 елдан билгеләнә башлый. Әлеге вакытта дөнья күләмен дә 7 мең тел бар, дип исәпләнә. Аларның 560-ы гына дәүләт һәм белем бирү өлкәләрендә актив кулланыла. Русия — иң күп телләрдә сөйләшүче халыклар яшәгән илләрнең берсе. Аларның 150-се – русиялеләр өчен туган тел, 37се дәүләт теле статусына ия. Мондый үзенчәлекле күптеллелек – Ватаныбызның милли байлыгы һәм горурлыгы. Шул ук вакытта ул зур җаваплылык та. Тәү чиратта киләчәк буыннар алдындагы һәм чын мәгънәсендә шушы бәһасыз рухи байлыкны яклау һәм саклап калу мөһимлеге белән бәйле җаваплылык. Чөнки тел – ул тарихи хәтер сакчысы да. Аңарда, көзгедәге кебек, үткәннәрдәге вакыйгалар да, төрле мәдәниятләр хезмәттәшлеге һәм бер-берсен баетуы да чагыла. Туган тел көнен билгеләү чикләрендә ел саен күп илләрдә төрле чаралар үткәрелә. Шул исәптән Башкортстанда һәм безнең Чакмагыш районы мәктәпләрендә һәм мәдәният учреждениеләрендә төрле чаралар оештырыла.

Туган телләрне саклау –  дәүләт дәрәҗәсендәге бурыч
Туган телләрне саклау – дәүләт дәрәҗәсендәге бурыч
Автор:ҮЗ ХӘБӘрЧеБеЗ
Читайте нас