+28 °С
Болытлы
Ветераннар пневматик коралдан ату, шахмат, шашка, дартс, кәрзингә туп ыргыту, бильярд буенча җитезлекләрен, көчләрен күрсәтте, үзара ихлас аралашты. Чарада катнашучыларны район ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев сәламләп, бәйрәм белән ихлас тәбрикләде. Чара ахырында спорт ярышларында җиңүчеләр бүләкләнде. Күңелле очрашу чәй табыны артында дәвам итте.