ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
22 Февраля 2025, 12:25

Чакмагыш районы әтиләре конференциядә катнашты

Балалар иҗат үзәгендә «Гаиләнең тәрбия принцибы» дигән тема буенча Ватанны саклаучылар елына багышланган район әтиләр конференциясе узды.

Чакмагыш районы әтиләре конференциядә катнаштыЧакмагыш районы әтиләре конференциядә катнашты
Чакмагыш районы әтиләре конференциядә катнашты

Анда район хәрби комиссары Альберт Хәбиров, район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Ильдус Шәйдуллин, балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча муниципаль координатор Руслан Гыйрфанов, БАТКның Чакмагыштагы филиалы укытучысы Илгизәр Гаскәров, Балалар иҗат үзәге методисты Гөлнара Зиннәтуллина, әтиләр катнашты. Очрашу барышында чакырылган кунаклар гаиләдә әтинең роле һәм үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү турында докладлар белән чыгыш ясадылар. Алар гаиләдә балаларны тәрбияләүдә әтиләрнең мөһимлеген һәм җаваплылыгын ассызыкладылар, чөнки әти йогынтысы – ул игелекле көч, нәкъ менә әтинең шәхси сыйфатлары бала үсешенә сизелерлек йогынты ясый. Чараны "Аккорд" (җитәкчесе А.Д. Такыянузова), "Ритм" (җитәкчесе А.В. Ханнанова), "Русское слово" (җитәкчесе Д.А. Акчурина)һәм өстәмә белем бирү педагогы Айсылу Дамир кызы Такыянузова башкаруында чыгышлар бизәде.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас