Күптән түгел без махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю буенча “Махсус хәрби операция солдатына ярдәм!» дип аталган акциядә актив катнаштык. Бакча хезмәткәрләре – мин, “Золотой ключик” әзерлек төркеме тәрбиячесе Миләүшә Альберт кызы Мансурова, Рәзинә Радик кызы Каһарманова, Гөлназ Роберт кызы Нурмөхәммәтова, әти-әниләр һәм балалар гуманитар ярдәм – хуш исле үлән чәйләре җыюны оештырдык. Бу катлаулы вакытта илебездә яшәүче барлык кешеләр дә берләшергә һәм безнең тыныч киләчәгебез өчен көрәшкән яугирләребез белән бергә булырга тиеш. Ватаннан еракта булган якташларыбыз безнең ярдәмебезне тоярга һәм безнең алар белән янәшәдә булуыбызны, аларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм кулы сузарга әзер торуыбызны белергә тиеш. Барлык балалар да өйләреннән төрле киптерелгән үләннәр – бөтнек, юкә, чабрец, мәтрүшкә, карлыган, кура җиләге яфраклары, киптерелгән алма кисәкләре һәм гөлҗимеш җиләге алып килделәр. Бу мөһим эшкә җаваплы һәм җитди карап, без бергәләп аларны пакетларга тутырдык һәм үз кулларыбыз белән имзаладык. Туган яклардан җыелган үләннәр өй учагының җылысын тоярга, якыннарын искә төшерергә һәм яңа көч белән яуга чыгарга ярдәм итәр, дип ышанабыз.
Моннан тыш, төркем хезмәткәрләре һәм балаларның әти-әниләре белән берлектә махсус хәрби операциясендә хезмәт итүче якташларыбызга гуманитар ярдәм җыю оештырылды. Һәркем җиңүгә үз өлешен кертергә тырышты. Биредә безнең уртак көч белән иң яхшысыннан азык-төлек, кием-салым һәм башка кирәк-яраклар китерелеп, яугирләребезгә озатылды. Солдатларыбызның тизрәк җиңү белән, исән-сау туган җиребезгә әйләнеп кайтуларын телибез.
Миләүшә Мансурова,
6нчы балалар бакчасының “Золотой ключик” төркеме тәрбиячесе.