Бала тәрбияләү – гаилә, мәктәп, җәмәгатьчелек алдында торган иң җитди, мөһим мәсьәләләрнең берсе.
Бала тәрбияне иң беренче гаиләдә ала. Бала тәрбияләү – ифрат катлаулы эш. Бүгенге чынбарлыгыбыз үзе үк тәрбиячеләрдән, ата-аналардан, укытучылардан зирәклек күрсәтүне, тәрбия эшенә яңача карауны, яңа алымнар куллануны таләп итә. Бүгенге көндә телевидение, Интернет, төрле мәгълүмат чаралары, кызганычка каршы, тискәре күренешләрне дә пропагандалый. Димәк, тәрбия системасына, гаиләгә тагы да зуррак бурычлар йөкләнә.
Узган семинар-тренингта шушы һәм башка мәсьәләләр каралды. Анда муниципаль район хакимиятенең опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Эльмира Бәдретдинова, ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыру Республика үзәгенең Туймазы филиалының гаиләләр белән эшләүче белгеч Эльвира Сәетгәрәева, психолог Татьяна Кузьмина, ата-аналар катнашты.
Семинар-тренингның төп темасы итеп бүгенге үсмерләргә тәрбия бирү үзенчәлекләре белгеләнде. Ата-аналар үсмер чакның яшь үзенчәлекләре белән танышты, психологик күнегүләр куллану буенча мастер-класс, тәрбиягә алган яшүсмерләргә тәрбия бирү, аралашу һәм конфликтлы ситуацияләрдән чыгу үрнәкләре буенча практикумда катнашты, киңәшләр һәм сорауларына җаваплар алды.