Барлык яңалыклар
Новости
4 март , 13:00

Нурияне уңышлары белән котлыйбыз!

1 мартта Уфа балалар филармониясендә «ЕЖиКС» халыкара продюсерлык компаниясе (Мәскәү шәһәре) патронажы астында Е.С. Журавкин исемендәге "VinArt" XI Халыкара иҗат һәм сәнгать конкурсы узды. Конкурсның максаты – талантлы балаларга, яшьләргә һәм педагогларга ярдәм итү.

Нурияне уңышлары белән котлыйбыз!
Нурияне уңышлары белән котлыйбыз!


Чакмагыш гимназиясенең 5Б сыйныфында белем алучы талантлы укучы Нурия Шәймөхәммәтова әлеге конкурста катнашып, матур уңышлар яулады. Ул чыгышлар йомгаклары буенча "Нәфис сүз" номинациясендә II дәрәҗә (җитәкчесе Миләүшә Рәшит кызы Кашапова) һәм "Декоратив-гамәли сәнгать" номинациясендә I дәрәҗә лауреат булды (җитәкчесе Зөһрә Рамил кызы Мәгалимова). Җитәкчеләр лауреатны әзерләгәннәре өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Нурия һәм аның җитәкчеләренә киләчәктә дә зур иҗади уңышлар һәм җиңүләр телибез!

Нурияне уңышлары белән котлыйбыз!
Нурияне уңышлары белән котлыйбыз!
Нурияне уңышлары белән котлыйбыз!
Нурияне уңышлары белән котлыйбыз!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: