Район мәдәният йортында 8 март бәйрәме уңаеннан матур бәйрәм тантанасы үтте. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның урынбасарлары, муниципаль район Советы рәисе Ләйсән Раул кызы Мостафина, муниципаль район Советы депутатлары, авыл биләмәләре башлыклары, район предприятие, учреждениеләре җитәкчеләре, хезмәт коллективлары, ветераннар, махсус хәрби операциядә катнашучы һәм һәлак булучы якташларыбызның әниләре, тормыш иптәшләре һәм туганнары, иҗтимагый оешмалар һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, күркәм бәйрәмнәрнең берсе. Элек-электән хатын-кыз җан җылысын, гүзәллек һәм назлылыкны үзендә гәүдәләндерә, дөньяга яңа тормыш, киләчәккә өмет-ышаныч бүләк итә. Гаилә учагын тергезүче һәм саклаучы да, җәмгыятебезнең терәк-таянычы да ул. Бүген тормышыбызда хатын-кызның роле гаять зур. Алар районның икътисади, сәяси һәм иҗтимагый тормышы үсешенә бәһаләп бетергесез өлеш кертәләр.
Чараны алып баручылар Гөлназ Сәлимова һәм Рузил Гафаров бәйрәм тантанасын ачып, залда утырган хөрмәтле газиз әниләрне, сөйкемле әбиләр, апалар-сеңелләр, кызларның барысын да шушы гүзәл бәйрәм белән котлап, иң матур теләкләрен юлладылар.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев барлык залда утыручы кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызны язның беренче бәйрәме уңаеннан тәбрикләп, күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләрен җиткерде.
Язманың дәвамы белән “Игенче” гәзитенең киләсе санында таныша аласыз.