Башкортстан – Русиянең яшьләр иң күп яшәгән төбәкләрнең берсе. Алар республика халкының 26 процентын тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан Идел буе федераль округында лидерларның берсе һәм Русия күләмендә җиденче урында тора. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров яшьләр белән даими аралашып, уку йортларында, “Патриот” үзәгендә, вуз-ара кампуста һәм башка иҗтимагый мохитләрдә үткән очрашуларда катнаша. Мондый турыдан-туры аралашу, ачык диалог яшьләр тормышын, аларны борчыган мәсьәләләрне тулырак аңларга ярдәм итә. “Яшьләр белән эшләү – безнең өчен төп бурыч. Без кайчан да булса бу вазыйфалардан китәчәкбез, бездән соң яшьләр киләчәк. Алар ачык аңлы, дәүләткә, шәхескә карата тормыштагы үз урыннарын яхшы аңлаучы, максатка омтылучы яшьләр булырга тиеш”, – диде бу хакта республика җитәкчесе Радий Фәрит улы Хәбиров төбәк Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә.
Республика җитәкчелегенең үсеп килүче буын белән эшләү һәм аларга дәүләт ярдәмен күрсәтү, яшьләр сәясәте өлкәсен үстерү мөһимлегенә өстенлекле игътибар бирүе дәүләт комитетын министрлык итеп үзгәртүдә дә ачык чагылыш таба. Бу алга куелган бурычларны нәтиҗәлерәк хәл итәргә, программаларны башка ведомстволар белән координацияләү-тәңгәлләштерүгә һәм күбрәк ресурсларны җәлеп итүгә булышачак.
Алда әйтеп үтелгән реформа Башкортстанның озайлы вакытка исәпләнгән стратегиясен чагылдыра. Яшьләргә дәүләт ярдәмен күрсәтү аша социаль-икътисади үсешкә нигез салына. Кадрлар потенциалын ныгыту, инфраструктураны камилләштерү һәм яшьләрне идарә итү процессларына җәлеп итү республикада күзәтеләчәк уңай үзгәрешләргә этәргеч бирәчәк.
Төбәк яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе – волонтерлар хәрәкәте. Бу юнәлешкә комплекслы ярдәм күрсәтү һәм аны үстерү программасы чикләрендә республикада ирекмәннәр форумы һәм Волонтерлар лагере оештырылды. Шулай ук бу җәһәттән муниципаль берәмлекләр белән системалы эшчәнлек алып барыла. Аларның һәркайсында , шул исәптән безнең Чакмагыш районында да, республиканың Яшьләр сәясәте дәүләт комитеты координацияләгән волонтерлар штабы эшли. Моннан тыш, 51 волонтер төбәк Башлыгының “Башкортстан Республикасы ирекмәне (волонтеры)” шәрәфле билгесе белән бүләкләнде.
Шул мәртәбәле бүләк ияләренең берсе – районда волонтерлык үсешенә зур көч салучы Яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече, “Без бергә” волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Юлия Гайнислам кызы Хәкимова. Әңгәмә барышында ул безгә болай дип сөйләде: “Районыбызның Яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитеты һәм Яшьләр үзәгездә эшләүче хезмәттәшләрем белән Дәүләт комитетын министрлык итеп үзгәртү турындагы карарны хуплап каршы алдык. Республикада яшьләр сәясәтен камилләштерү буенча алып барылган эшчәнлек артабан тагын да нәтиҗәлерәк булыр , моның өчен мөмкинлекләр артыр дип ныклы ышанабыз. Ә инде үсмерләр һәм яшьләр белән эшләү дәверендә тупланган үз тәҗрибәмнән чыгып, районыбыз яшьләре актив һәм талантлы, һәр төрле чараларда бердәм булып, зур теләк белән катнашалар, дип әйтә алам. Аларның һәркайсының үз мавыгулары бар – спорт белән шөгыльләнүче, сәнгатьне үз итүче, волонтерлык хәрәкәтенә кушылып, игелекле эшләр кылырга теләүче кызлар һәм егетләребез күп. Алар районыбызда уңышлы эшчәнлек алып барган “Без бергә” волонтерлар хәрәкәте әгъзалары да, “ Добро.ру” федераль платформасында теркәлделәр. Әлеге вакытта бу хәрәкәт район үзәге һәм авыллар мәктәпләренең урта һәм өлкән сыйныф укучыларын берләштерә. Аның сафларына 14 яшьтән кушылырга була.
Волонтерларыбыз район күләмендә үткән бер чарадан да читтә калмый, үзләре дә төрле акцияләр оештыралар. Ирекмән кызларыбыз һәм егетләрләребез шулай ук республика дәрәҗәсендәге конкурс-бәйгеләрдә, форумнарда, башка төрле чараларда да актив катнаша. Без төбәктә эшләп килгән Республика волонтерлар хәрәкәте һәм яшьләр инициативаларына ярдәм итү үзәге белән дә тыгыз хезмәттәшлек итәбез.
Әлбәттә, районның волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе буларак, үсеп килүче буын вәкилләренә гражданлык-патриотлык тәрбиясе бирүне эшчәнлегемнең мөһим юнәлеше дип исәплим. Волонтерлар белән районда шушы тематика буенча үткәрелгән барлык чараларда катнашабыз. Алар егетләрдә һәм кызларда Ватаныбыз белән горурлану, патриотлык тойгыларын тәрбияләүгә булышлык итә. Әйткәндәй, мондый чаралар саны елдан-ел арта бара. Волонтерлар махсус хәрби операция бурычларын үтәүче, шулай ук төрле елларда ил алдындагы хәрби бурычын лаеклы үтәгән якташларыбыз белән оештырылган очрашуларда да катнашалар. Моннан тыш, илебез бәйсезлеген яклап, неонацистларга каршы көрәшкән якташ хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыюга да үз өлешләрен кертәләр”.