ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
12 март 2025, 11:12

Рациональ туклану – озын гомерлелек нигезе

Башкортстан Хөкүмәте 2025-2030 елларга исәпләнгән “Башкортстан озын гомерлелеге” төбәк программасын раслады. Ул өлкән буын гражданнарының сәламәтлеген ныгытуга, тормыш сыйфатын яхшыртуга, социаль активлык чорын һәм гомер озынлыгын арттыруга юнәлтелгән. Проектның төп максатларының берсе – кеше сәламәтлегенә һәм гомер озынлыгына турыдан-туры йогынты ясаучы рациональ туклануны популярлаштыру.

Рациональ туклану – озын гомерлелек нигезеРациональ туклану – озын гомерлелек нигезе
Рациональ туклану – озын гомерлелек нигезе


Шушы максатны тормышка ашыру өчен һәр елны төбәктә яшәүче меңләгән кешене җәлеп иткән төрле юнәлештәге чаралар оештырыла. Шулай ук киңкүләм мәгълүмат чараларында йөзләгән мәгълүмәт материаллары дөнья күрә. Алар арасында өлкән яшьтәге кешеләр саулыгына уңай йогынты ясаучы сәламәт туклану кагыйдәләре турында сөйләүче мәкалә-язмалар, видеороликлар һәм инфографика да бар. Әлеге материаллар өлкәннәргә аларның мөмкинлекләренә җайлаштырылган гади һәм аңлаешлы мәгълүматларны җиткерергә ярдәм итә.
Белем-мәгълүмат җиткерү программаларына аерым игътибар бүленә. Проект чикләрендә махсуслаштырылган “Сәламәтлек мәктәпләре”ндә семинарлар, осталык сәгатьләре һәм лекцияләр оештырыла. Бу мәктәпләр өлкәннәр арасында популярлык белән файдалана, чөнки алар авыруларны кисәтүдән башлап дөрес туклануга кадәр күп төрле темаларга мәгълүматлар тәкъдим итә. Анда катнашучылар сәламәтлек өчен кайсы азык-төлекнең файдалырак булуын белә, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып дөрес рацион төзергә һәм тәмле, шул ук вакытта туклыклы ризыклар әзерләргә өйрәнә.
2023 елда Актив озын гомерлелек академиясе тарафыннан эшләнгән “Сәламәтлек мәктәбе” программасы расланды. Әлеге программага тәүлекнең төрле вакытларында карап була торган видеодәресләр кертелгән. Бу исә ерак районнарда яшәүче яки сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә аеруча уңайлы. Әлеге видеодәресләрдә дөрес туклану, сәламәт йокы, физик йөкләнешләр, егылуларны кисәтү һәм сәламәтлекне контрольдә тотуга кагылышлы һәм башка темалар чагылыш таба.
Өлкән яшьтәгеләр өчен дөрес туклану – мода гына түгел, ә тормыш ихтыяҗы да. Балансланган рационга кертелгән ризыклар диабет, югары кан басымы һәм остеопороз кебек хроник чирләрне кисәтергә ярдәм итә, шулай ук гомум сәламәтлек торышын яхшыртып, энергия өсти. Проектны әзерләүчеләр сәламәт туклану һәркем өчен дә уңайлы, гади һәм тәмле булырга тиеш дип ассызыклап әйтә.
Проектта катнашучылар сәламәтлекләренең яхшыруын билгели. “Элек мин ашаган ризыкның сәламәтлеккә нинди йогынты ясавы турында уйламый идем. Хәзер исә продуктларны сайлый һәм алардан файдалы ризыклар әзерли беләм. Үземне яхшырак хис итә башладым” – ди әлеге проектта катнашучыларның берсе.
Төбәктә кабул ителгән “Башкортстан озын гомерлелеге” проекты артабан киңәйтелә. Киләчәктә чаралар географиясен киңәйтү, мәгълүмат программаларын арттыру һәм өлкәннәр белән мөгамәләнең яңа форматларын файдалану планлаштырыла. Оештыручылар бу тәкъдимнәрнең өлкән буын вәкилләренең тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм төбәктә сәламәт туклану мәдәниятен формалаштыруга ярдәм итәчәгенә ныклы ышана.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас