Барлык яңалыклар
Новости
13 март , 12:25

Язгы ташкын чорын имин үткәрү максатында

Яз – бар табигать йокыдан уянган гаять матур вакыт. Ләкин елның бу мизгеле елга, буа яки башка сулыклар янында яшәүчеләр өчен аеруча хәвефле булуын һич онытырга ярамый. Сүз, әлбәттә, язгы ташкын турында бара.

Язгы ташкын чорын имин үткәрү максатында
Язгы ташкын чорын имин үткәрү максатында

Быелгы 2025 елның ташкыны ничек килер, ул халыкка зур проблемалар тудырмасмы, югалтулар китермәсме? Бу мәсьәлә районыбыз җитәкчелеген дә борчый, әлбәттә. Әлеге афәтне булдырмау нияте белән Яңа Йомран авылында муниципаль районның гадәттән тыш хәлләргә каршы көрәш буенча комиссиясе белән берлектә авыл халкы җыены узды. Биредә ел саен Чәрмәсән елгасы күтәрелеп ярларыннан ташып чыгып, авылның бер өлешен су баса. Авыл халкы белән күзгә-күз карашып әңгәмәләшүдә районыбызда эшләүче ашыгыч ярдәм хезмәтләре җитәкчеләре, юл төзү-төзекләндерү, электр һәм газ челтәрләре, элемтә оешмалары, коткару һәм янгыннардан, башка казалардан саклау формированиеләре хезмәткәрләре катнашты.
Җыенны район хакимиятенең гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм мобилизация эшчәнлеге бүлеге начальнигы Руслан Әнәс улы Латыйпов ачты һәм алып барды. Биредә су басу чорында ул участокларда яшәүчеләрне вакытлыча күчереп тору өчен Яңа Калмаш авылында урын әзерләнелә, йорт җиһазлары судан зыян күрмәсен өчен хәстәрлек күрелә. Су кермәгән өлештә яшәүчеләр белән даими бәйләнеш булдырыла, кирәк очракта су аккан урыннан кичеп чыгарга көймәләр беркетелә. Шулай ук дежурда торучылар белән элемтәдә тору, көймәләрнең төзеклеген тәэмин итү, медицина хезмәтләндерүе, азык-төлек белән тәэмин итү мәсьәләләре дә игътибардан ычкындырылмады. Авыл биләмәсе башлыгы Әдис Әхнәф улы Хәсәновка бу үтенечләрнең үтәлешен аерым контрольгә алу бурычы куелды. Чара барышында районның гадәттән тыш хәлләргә каршы көрәш буенча комиссиясе әгъзалары Яңа Калмаш авылы мәдәният йортында урнашкан су басу хәвефе янаган урамда яшәүчеләрне вакытлыча күчереп тору урынын карап чыкты, аларга гадәттән тыш хәлләр килеп туганда кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатып, махсус искәрмә кәгазьләре таратты.
Җыелышта катнашучы җитәкчеләр, хезмәткәрләр авыл халкын борчыган сорауларга җаваплар бирде, барлык ташкынга каршы чараларның үтәлешен контрольдә тотуларын белдереп, язгы ташкын чорын имин үткәреп җибәрүне теләде.

Язгы ташкын чорын имин үткәрү максатында
Язгы ташкын чорын имин үткәрү максатында
Язгы ташкын чорын имин үткәрү максатында
Язгы ташкын чорын имин үткәрү максатында
Язгы ташкын чорын имин үткәрү максатында
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: