ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
14 март 2025, 06:45

Республиканың төзелеш өлкәсе ышанычлы үсеш юлында

Без сәнәгать үсеше мәсьәләләренең Башкортстан башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның көндәлек көн тәртибендә булуын күрәбез. Башкортстан үзенең иң нәтиҗәле сәнәгать сәясәте гамәлгә ашырыла торган төбәк булуын тагын бер кат раслады.

Республиканың төзелеш өлкәсе ышанычлы үсеш юлындаРеспубликаның төзелеш өлкәсе ышанычлы үсеш юлында
Республиканың төзелеш өлкәсе ышанычлы үсеш юлында


Радий Хәбиров сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның тулы бер системасын җайга салды, һәм ул дүртенче ел рәттән үзенең нәтиҗәле булуын исбатлый. Башкортстан – яңадан илдә лидерлыкта. Республикада сәнәгать сәясәтенең берьюлы берничә юнәлеше буенча алдынгылар рәтендә.

“Менә инде дүртенче ел рәттән Башкортстан торак төзелеше буенча рекордлар куя. 2024 елда без 3 млн 348 мең кв.метрны сафка бастырдык, бу Русиядә җиденче урын һәм Идел буе федераль округында икенче урын. Башкортстан зур социаль һәм инфраструктура объектлары төзи. 2024 елда Башкортстанда 19 социаль объект тапшырылды», – Радий Хәбиров.
Төзелеш Башкортстан икътисадының төп секторларының берсе булып кала, ул тулаем төбәк продуктының 7% ын тәшкил итә. Төбәк төзелеш өлкәсен актив үстерә, 180 меңнән артык кешегә эш урыннары тәэмин итә. 2022 елда башкарылган эшләр күләме 480 миллиард сумнан арткан, бу алдагы елга караганда 8% ка күбрәк. Бу төбәккә Русиядә төзелеш буенча лидерлар рәтенә керергә һәм Идел буе федераль округында икенче урынны алырга мөмкинлек биргән. Башкортстанның Төзелеш комплексы тотрыклы үсеш һәм югары нәтиҗәләр күрсәтә, төбәкнең алга таба икътисадый үсеше өчен нигез булдыра.
2022 елда 3,348 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу уңыш тыгыз хезмәттәшлектә эшләүче хакимият һәм төзүчеләр тырышлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булган. Республика ышанычлы рәвештә Гомумрусия рейтингында җиденче һәм Идел буе федераль округында икенче урынны тота.
2019 елдан милли проектлар Русия төбәкләрен үстерү максатларына ирешү өчен төп инструмент булып тора. Республиканың Төзелеш министрлыгы шундый алты проектны гамәлгә ашыруда актив катнашкан, алар арасында «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты төп бурычы – торакны файдалануга тапшыруның еллык күләмен арттыру һәм гражданнарны 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендәге торак фондыннан күчерү. Куелган максатларны тормышка ашыру өчен торак төзелеше күләмнәрен һәм төрле программалар кысаларында торакны файдалануга тапшыруны үз эченә алган еллык план күрсәткечләре билгеләнгән. Алты ел бу күрсәткечләр уңышлы үтәлеп, 2024 ел нәтиҗәләре торакны файдалануга тапшыру планының 13,5% ка арттырып үтәлүен күрсәткән. Нәтиҗәдә, 2019 елдан 2024 елга кадәрге чорда 17,5 млн кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу башлангыч фаразлардан 14% ка артык.
Чакмагыш районында да бу юнәлештә актив эшчәнлек алып барыла, районда 1989 елдан бирле кирпеч заводы уңышлы эшләп килә. Дәүләтебез өчен сынаулы булган төрле елларда ул төрле милек формасына күчерелеп, “Чакмагыш кирпеч заводы”, “Чекмагушевский кирпич” җәмгыяте исемнәре белән эшчәнлек алып бара. Биредә кислород, җитештерү һәм транспорт цехлары эшли. Оешмада җитештерү процессын яңарту һәм камилләштерү җәһәтеннән даими эшчәнлек алып барыла. 2004 елда формалаштыру вакуум прессына һәм күп кыллы кисүче автоматка реконструкция үткәрелә. Бу монда эшләнгән кирпечнең маркасын, салкыннарга, түбән температураларга чыдамлыгын арттырырга һәм тышкы күренешен яхшыртырга мөмкинлек бирә. 2013 елда завод проектта каралган куәткә чыгып, биредә елына 10 млн. данәдән артык кирпеч җитештерелә башлый. 2015 елда исә оешмага кирпечне формалаштыру һәм киптерү-яндыру сыйфатын, маркасын яхшыртуга булышлык иткән парогенератор сатып алынып урнаштырыла. 2017 елдан завод җаваплылыгы чикләнгән “Башкерамикс” җәмгыяте маркасы белән төзелеш материалы җитештерә башлый. Әлеге вакытта заводта “СМК-325” вакуум прессында пластик формалаштыру ысулы белән 530-2012 ГОСТына ярашлы “М-125”, “М-150”, “М175”, “М-200”, “М-250” маркалы кирпеч эшләнә. Оешманың җитештерү куәте елдан-ел арта бара. Мәсәлән, 2018 елда 15,5 млн. данә кирпеч җитештерелсә, 2019 елда ул 15,7 млн. данәгә җиткерелә, 2023 елда – 30 млн данәгә.
Әйткәндәй, районыбыз җирлегендә җитештерелгән продукция зур сорау белән файдалана. Көн саен Чакмагыш кирпече Уфа шәһәрендәге күп кенә төзелешләргә генә түгел, хәтта республика чикләрен үтеп, Самара, Ырынбур, Яр Чаллы, Уфа шәһәрләрендә күтәрелгән төзелеш объектларына да җибәрелә. Сатып алучылар биредән төяп җибәрелгән продукциянең сыйфаты белән бик канәгать. Район үзәгендә төзелгән яңа поликлиника һәм мәктәп биналарының стеналары да монда җитештерелгән кирпечтән күтәрелде. Иң мөһиме – әлеге зур җитештерү участогы 92 райондашыбызны эш урыннары белән тәэмин итә.
Бүгенге көндә “М-200”, М-250” маркалы Чакмагышта җитештерелгән кирпечтән башкалабыз Уфада 20 катлы йорт салына. Бу хакта безгә “Кирпичхолдинг” кампанияләр төркеме генеральный директоры Марат Хәмит улы Арсланов җиткерде.
“Безнең “Башкерамикс” җәмгыяте хезмәткәрләре өчен уңайлы эш шартлары булдырылган, душ, бытовка бүлмәләре җиһазланган, ашханәбез бар. Шуңа да безгә яшьләр күп килә һәм эшли. Алар күбрәк формовкада, упаковкада хезмәт сала. Тәҗрибәле өлкәннәребез дә байтак. Хезмәт хакын түләү буенча тоткарлыклар юк: аванс, хезмәт хакы үз вакытында түләнә. Алдынгыларның тырышлыгы нәтиҗәсез калмый – һөнәри бәйрәмнәр уңаеннан аларга Мактау грамоталары, премияләр тапшырыла. Үтенечләр булса, аларны уңай хәл итәргә омтылабыз. Предприятиедә төп эшебез – кирпеч җитештерү. Сатуга шулай ук цемент, профнастил, профильләр һәм башка төрле төзелеш материаллары чыгарабыз. Бүгенге көндә ассортимент шактый бай. Алдагы планнар да зур”, – ди җәмәгать эшлеклесе, җаваплылыгы чикләнгән “Башкерамикс” җәмгыятенең башкарма директоры Дамир Рифкать улы Нургалиев.
“Җаваплылыгы чикләнгән “Башкерамикс” җәмгыяте – районның алдынгы җитештеү предприятиесе. Әлеге җәмгыятьтә мин 2017 елдан бирле эшлим. Тәүдә лаборант, хәзер технолог булып хезмәт салам. Эшемнән бик кәнагәтьмен, киләчәктә дә җәмгыятебез үсеш алып, исән-имин эшләргә язсын”, – ди Гөлшат Марат кызы Хәмәдиева.
Республиканың төзелеш өлкәсе, тотрыклы үсеш күрсәтеп, ышанычлы үсештә. Тармакның төп бурычы-гражданнар өчен уңайлы һәм имин мохит булдыру. 2030 елга кадәр куелган планнар да зур: 21 миллион квадрат метрдан артык торак төзү күз уңынла тотыла.

Республиканың төзелеш өлкәсе ышанычлы үсеш юлында
Республиканың төзелеш өлкәсе ышанычлы үсеш юлында
Республиканың төзелеш өлкәсе ышанычлы үсеш юлында
Автор:
Читайте нас