Елның бу мизгеленә әзерлек, гадәттәгечә, алдан ук башлана. Бүген район оешма-предприятиеләре техникаларының язгы ташкын чорына гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу очрагына әзерлеге тикшерелде. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Сергей Александрович Васильев, Чакмагыш янгын сүндерү часте начальнигы Азат Нурихан улы Сәитов кул астындагы техника һәм җиһаз-корылмаларның бу чорга әзерлеген барлап, тикшереп чыкты.
Анда гадәттән тыш хәлләрдән курчалау, янгын сүндерү хезмәткәрләре, район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм машинасы, электр челтәре, газ, юл төзү, су белән тәэмин итү, торак коммуналь хезмәте вәкилләре катнашты. Чара барышында техника-корылмаларның әзерлеге һәм төзеклеге тикшерелде, язгы ташкын вакытында конкрет чаралар күрү, хәл-торышны контрольдә тоту кирәклеге ассызыкланды.
Бу хакта тулырак “Игенче” гәзитенең киләсе санында укый аласыз.