Һәм бу инде йортларның торышына йогынты ясый башлаган. Капиталь ремонт – ул агымдагы эшләр генә түгел, ә масштаблы проектлар: лифтларны алыштыру, түбәләрне ремонтлау, су, җылылык һәм электр белән тәэмин итү системаларын яңарту. Әмма акча җитмәү сәбәпле, күп кенә йортлар тиешле ремонтны вакытында ала алмыйлар. Проблемалар җыела, ә аларны хәл итү билгесез вакытка кичектерелә. Нәтиҗәдә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр күңелсез хәлләр белән очраша. Әгәр взнослар элекке дәрәҗәдә калса, ремонтка мохтаҗ йортлар җимерелүен дәвам итәчәк. Бу аларда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын начарайтып кына калмыйча, тагын да җитдирәк нәтиҗәләргә китерәчәк: аварияләргә, ашыгыч ремонт чыгымнарын арттыруга һәм хәтта кешеләрнең иминлегенә куркыныч тудыруга да.
Муниципаль район хакимиятенеңдә “Управдом” форумы чикләрендә районның торак-коммуналь хуҗалыгы эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча җыелыш үтте.
Анда күпфатирлы торак йортларда яшәүчеләрне борчыган проблемалар каралды, аларны хәл итү юллары ачыкланды, сорауларга җаваплар бирелде. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Сергей Александрович Васильев, Башкортстан Республикасы Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитетының бүлек начальнигы, дәүләт торак инспекторы Ринат Рәис улы Локманов, «Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауның төбәк операторы»ның төньяк зонасы буенча капиталь ремонт бүлеге башлыгы урынбасары Тимур Роберт улы Хөсәенов, Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов, җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы җитештерү идарәсе” җәмгыятенең башкарма директоры Рамил Камил улы Агиев, Нефтекама шәһәрендәге «Газпромгазоразделение Уфа» җәмгыятенең Чакмагыштагы бүлеге начальнигы Илгизәр Гали улы Исхаков, Чакмагыш су белән тәэмин итү предприятиесенең баш инженеры Вазыйх Мәлих улы Шәйхиев, 41 кешедән торган йорт комитетлары вәкилләре катнашты. Чара барышында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, йорт яны территорияләрен төзекләндерү һәм 2024 елда район биләмәсендә башкарылган эшләр, киләсе елга куелган максатлар һәм планнар белән таныштырды. Район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Сергей Александрович Васильев күп фатирлы йортларны капиталь ремонтау, йорт алларын төзекләндерү, подъездларны ремонтлау эшләренә йомгак ясады.
Үз чыгышында ул шулай ук 2025 елның 1 маеннан капиталь ремонтка кертемнең минималь күләмен үзгәртү хакында сөйләде.Башкорстан Республикасы төбәк операторы» инде 11 ел уңышлы эшләп килә. Фонд 2013 елда БР Хөкүмәте карары белән булдырылган. Башкортстанда 2014 елдан 2055 елга кадәрге чорга капремонт буенча республика программасы расланган. Программага Башкортстан Республикасының 17 141 күп фатирлы йорты кертелгән. Барлык чорда программага кертелгән күпфатирлы йортларның 50% ка якыны капиталь ремонт ясалган, бу 1 млн 366 мең гражданга яшәү шартларын яхшыртырга мөмкинлек биргән.Соңгы елларда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау белән бәйле мәсьәлә Башкортстан Республикасында зур борчу тудыра. Капиталь ремонтка кертемнең минималь күләме 2022 елдан индексацияләнмәгән һәм Русиядә иң түбәннәрнең берсе булып кала. Бу якын киләчәктә проблемаларга китерергә мөмкин. Ни өчен взносны арттыру кирәк? Бу төзелеш материалларының һәм эшләрнең кыйммәтләнүе, йөкләмәләр туплау, вакытында ремонт булмаган йортларда яшәүчеләрнең иминлегенә куркыныч тудыра торган авария хәлләренә китерерү мөмкинлегенә бәйле. Ремонтсыз биналар акрынлап җимереләчәк: агып чыгулар, ярыклар, коммуникацияләр белән проблемалар барлыкка киләчәк. Бу турыдан-туры яшәүчеләрнең хәвефсезлегендә чагылыш табачак. Нәтиҗәдә торакны тәртипкә китерү өчен тагын да күбрәк акча һәм көч сарыф итәргә туры киләчәк. “Капиталь ремонт – ул чыгымнар гына түгел, бу киләчәккә инвестицияләр. Проблемаларны хәл итүне озаграк кичектергән саен, аларны бетерү кыйммәтрәк булачак. Минималь кертемне арттыру – ул түләүләрне арттыру гына түгел, ә безнең йортларны саклап калу, аларны куркынычсыз һәм яшәү өчен уңайлы итү мөмкинлеге. Минималь кертем күләмен арттыру капиталь ремонт фондын арттырырга һәм күбрәк йортларны ремонтларга мөмкинлек бирәчәк. Дәүләт капиталь ремонт программасын хуплый, әмма халыкның үз катнашлыгыннан башка проблеманы хәл итеп булмый. Взносларны арттыру мәсьәләсе – квитанциядәге саннар гына түгел, ә безнең йортларның киләчәк буыннар өчен нык һәм уңайлы булып калуы турында кайгырту”, –диде хакимият башлыгы урынбасары, җәмәгать эшлеклесе Сергей Александрович Васильев. Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең «2025 елга Башкортстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары буенча күпфатирлы йортта гомуми милекне капиталь ремонтлауга кертемнең минималь күләмен билгеләү турында» гы карары проекты нигезендә 2025 елның 1 маеннан күпфатирлы йортлар өчен капиталь ремонтлауга кертемнең минималь күләме 6 катка кадәр билгеләнгән кв. метры 12,5 сум, ә 6 каттан биегрәк йортлар өчен – 13,2 сум. тәшкил итәчәк. Җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы” идарәсе җәмгыятенең башкарма директоры Рамил Камил улы Агиев җылыту сезонын уңышлы үткәндә чыгу һәм күпфатирлы йортларда вентиляция каналларын һәм төтен чыгару юлларын тикшерү эшчәнлеге йомгаклары белән таныштырды. Бүгенге көнгә 1252 фатирда тикшерү үткәрелгән. Идарә җитәкчесе шулай ук чакмагышлыларны тиздән районда старт алучы санитар-чистарту һәм төзекләндерү айлыгында актив катнашырга чакырды. Нефтекама шәһәрендәге «Газпромгазоразделение-Уфа» җәмгыятенең райондагы филиалы җитәкчесе Илгизәр Исхаков 2024-2025 елларның җылыту чорына әзерлек буенча башкарылган эшләр, шулвй ук күп фатирлы йортларда төтен һәм вентиляция каналларын тиешенчә карап тоту һәм янгын чыгу хәвефсезлеге буенча турында мәгълүмат җиткерде. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләрне борчыган ремонт эшләрен үткәрү һәм торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр буенча сорауларның һәркайсына бу эшләрне башкару өчен җаваплы булган җитәкчеләр анык җаваплар бирде. Чарада катнашучы йорт советлары вәкилләре дә, фатир хуҗалары да бу мәсьәләләрне тикшерүдә аеруча активлык күрсәтеп, торак кануниятен һәм хезмәтләрдән файдалану буенча хокукларын яхшы белүләре белән аерылып торалар һәм үзләре яшәгән йортларда хәл ителәсе мәсьәләләрне нәтиҗәле башкарып чыгу өчен бар тырышлыгын сала. Чарада катнашучы күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдә сорауларга төгәл һәм анык җавап алу мөмкинлеге булды. Рима Мөхәммәтшина, Альфира Гыймаева, Лилия Камалова, Фируза Латыйпова, Венера Фәйзрахманова, Рәшидә Гайсина күпфатирлы йорт алларына агачлар утырту, подъездларны төзекләндерү һәм башка юнәлешләрдә сораулар һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр, йорт алларын вакытында кардан чистартып, машина кую урыннарын һәрвакыт тәртиптә тоткан өчен торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр. Чарада әлеге тармакка караучы байтак башка проблемалар турында да фикер алыштылар.