Әлеге автоном дәүләт учреждениесе жиде заманча житештерү мәйданчыгын берләштерә. Алар Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский, Нефтекамск, Белорет, Сибай шәһәрләрендә һәм Югары Кыйгы авылында эшчәнлек алып бара, диетик сөт продукциясе 132 тарату пункты аша кулланылучыларга житкерелә. Шул исәптән мобиль тарату пунктлары да эшли, халыкка уңайлы булсын өчен төбәкнең сигез иң эре сәүдә үзәгендә дә мондый Программа гамәлгә кертелгән 2019 елдан башлап 100 меңнәң артык кеше махсуслаштырылган сөт ризыкларын түләүсез алды. 2024 елда аларның саны 27904 кеше булды. Алар арасында – йөкле хатын-кызлар һәм яшь әниләр, әз тәэмин ителгән һәм сабыйларны тәрбия-опекага алган гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшькә кадәрге балалар. 2023 елда бу исемлеккә махсус хәрби операция бурычларын үтәүче яугирләрнең гаиләләре дә өстәлде. Әйткәндәй, быел төбәктә игълан ителгән Махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү елында яугир-ветераннарның якыннары “Сөт кухнясы” продукциясен бушлай алу хокукына ия була. Бу карар программадан файдаланучылар санын 1,5 мең кешегә арттыра. Әлеге саннар шушы программаның республика өчен бик мөһим булуын дәлилли. “Берничә ел элек без республикада сөт кухняларының төбәк челтәрен булдырдык, берничә завод төзедек, продукция житештерүне жайга салдык, – дип билгеләде Радий Фәрит улы Хәбиров. – Тик безнең бурыч – ирешелгән уңышларда тукталып калмый, алга таба бару. Нинди объектлар төзиячәгебезне, продукция төрләрен ничек арттырачагыбызны белү мөһим. Урындагы чималдан тәмле һәм сәламәтлек өчен файдалы продукция житештерүче “Сөт кухнялары” балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бик кирәк дигән нәтижәне моннан берничә ел элек үк ясадык”. Әйткәндәй, бүгенге көндә сыйфатлы урындагы чималдан житештерелгән сөт, эремчек, кефир һәм йогуртлар алда санап үтелгән ташламаларга ия булган гражданнарга гына тапшырылмый, әлеге сөт ризыкларын һәр теләгән кеше дә сатып алырга мөмкин. Төбәк Башлыгы республиканың Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгы хезмәткәрләренә проектның артабангы үсеше планын әзерләргә кушты. Алар мөмкин кадәр анык, куллану вакытлары күрсәтелгән яңа продуктларга һәм объектларга, тапшыру нокталарына кагылышлы булырга тиеш диде республика житәкчесе. Төбәкнең “Сөт кухнялары” системасында тулысынча табигый составлы продукция житештерелә. Бу стандарт өлкәннәр өчен сөт ризыклары әзерләнгәндә дә кулланыла. Ул урындагы фермер хужалыклары тапшырган сөттән, бер нинди ясалма кушылмаларсыз һәм майлылык буенча бөтен таләпләр төгәл үтәлеп эшләнә. Продукция шулай ук яңартылган “Хәләл” сертификатына да ия. Үткән елда балалар эремчеге продукты “Русиянең иң яхшы 100 товары-2024” конкурсы лауреаты исеменә лаек булды, ә 3,2% куелыктагы сөт “Безнең бренд” бәйгесендә Гран-при алуга иреште. Учреждение даими рәвештә үсеш аспектларын камилләштерүгә омтыла. Биредә 32 берәмлек продукция – сөт, эремчек, кечкенә балалар өчен төрле тәмгә ия булган һәм төрле тышлыкка салынган йогуртлар, балалар печеньесы, шулай ук яңа төрле ризыклар – өч яшьтән зуррак балалар һәм өлкәннәр өчен ПЭТ-шешәләргә тутырылган сөт һәм кефир, сөт өсте, эремчек житештерелә. Агымдагы 2025 елда да өлкәннәр өчен сөт ризыклары ассортиментын киңәйтү максат итеп билгеләнгән. Безнең Чакмагыш районында “Сөт кухнясы”ның тарату пункты 2021 елның июнендә эшли башлады. Ул Ленин урамы, 74/1 йорт адресы буенча урнашкан. Аңа кадәр мохтаж булган гаиләләргә бу продуктлар урындагы дәүләт аптекасында тапшырыла иде. Сөт кухнясы өчен булдырылган 32 квадрат метрлы бига барлык таләпләргә туры килә, анда ремонт эшләнгән, керү урыны сәламәтлек торышы буенча хәрәкәт мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен пандус урнаштырылган. Сөт продукциясе атнага 2 тапкыр, билгеләнгән көннәрдә ташламалы категорияле якташларга тапшырыла, сатуга да чыгарыла. Бу гаиләләр өчен зур ярдәм.