ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
25 Марта 2025, 10:35

Күңел көткән Ураза ае ахырына якынлаша

Мөселманнар өчен иң хәерле һәм рәхмәтле ай – Рамазан ае ахырына якынлаша.

Күңел көткән Ураза ае ахырына якынлашаКүңел көткән Ураза ае ахырына якынлаша
Күңел көткән Ураза ае ахырына якынлаша

Бүген районыбызның иң күркәм дини йортларның берсе – Иске Бәшир авылы мәчетендә чираттагы имамнар җыелышы үтте. Җыелыш һәрвакыттагыча изге Коръән аятьләрен укудан башланды. Көн тәртибендә план нигезендә дини эшчәнлек буенча төрле мөһим мәсьәләләр каралды һәм алар буенча фикер алышынды. Шулай ук имамнар алдында район имам-хатыйбы Дилшод Касыймходжаевның Рамазан ае һәм Ураза гаетен үткәрү тәртибе турындагы чыгышы да биредә җыелучылар өчен бик файдалы һәм фәһемле булды. “Газиз дин кардәшләребез! Рамазан аенда гөнаһлар кичерелә, изгелекләр өчен әҗер-саваплар арттырып языла, сабырлык күрсәтүчеләр хисапсыз нигъмәтләргә ия була. Бу айда оҗмах капкалары ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла. Һәр кичне авыз ачкан вакытта Аллаһ Раббыбыз мәңгелек бәхеттә булачак сөекле бәндәләрен сайлап ала. Изге айда изгелекләрне тагы да күбрәк кылып, Аллаһның рәхмәтенә ирешергә насыйп булсын!”– диде ул үз чыгышында. Чара ахырында белемнәрен күтәреп кайткан район хәзрәтләренә сертификатлар тапшырылды.

Күңел көткән Ураза ае ахырына якынлаша
Күңел көткән Ураза ае ахырына якынлаша
Күңел көткән Ураза ае ахырына якынлаша
Күңел көткән Ураза ае ахырына якынлаша
Күңел көткән Ураза ае ахырына якынлаша
Күңел көткән Ураза ае ахырына якынлаша
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас