ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
26 март 2025, 09:50

Гәзит-журналларга язылып бүләкләр отып була

Республикада агымдагы 2025 елның икенче яртысына вакытлы матбугатка язылу бара.

Гәзит-журналларга язылып бүләкләр отып булаГәзит-журналларга язылып бүләкләр отып була
Гәзит-журналларга язылып бүләкләр отып була

31 мартка кадәр башкортстанлылар яраткан гәзит-журналларына алдагы язылу кампаниясе хаклары белән языла ала. Әлеге акциядә ил күләмендә, шул исәптән безнең республикада нәшер ителгән 1300дән артык басма катнаша. Башкортстанда һәм районыбызда нәшер ителгән вакытлы матбугат басмаларына почта бүлекчәләрендә, хат ташучыларда, безнең редакциягә килеп язылырга һәм квитанцияләрне RBSMI.RU, https://podpiska.pochta.ru сайтларында тутырырга була. Елдагыча, гәзит-журналларга язылу кампаниясе барышында “Республика Башкортостан” Нәшрият йорты “Языл һәм бүләк от” акциясен үткәрә. Анда катнашуның төп шарты – Башкорстаныбызда нәшер ителгән кимендә ике гәзит-журналга, шул исәптән район гәзитләренә дә, 1 июльдән башлап, алты айдан да әзрәк булмаган вакытка язылу турындагы квитанцияне тутыру. Квитанцияләр 15 июльгә кадәр кабул ителә. Аларның күчермә-копиясен конверт тышына “Подпишись и выиграй” дип язып, г.Уфа, ул. 50-летия Октября, д.13, 2 этаж адресы буенча юлларга була. Шулай ук күчермәләрне исем-фамилияне, яшәгән урынны һәм бәйләнеш өчен телефон саннарын күрсәтеп, podpiska@rbsmi.ru электрон почтасына салырга яки www.podpiska.rbsmi.ru сайтында күрсәтелгән форманы тутырып, акция чикләрендә бүләкләр отышында катнашырга була. Бүләкләр БСТ каналында 15 августтан да соңрак булмаган вакытта уйнатылачак. Алар арасында мотоблок, ноутбук, туңдыргыч камера, телевизор, тузан суырткыч та бар. Моннан тыш, районыбызның “Игенче” гәзитендә язылучылар арасында да бүләк отышлары үткәреләчәк. Язылыгыз, яраткан гәзит-журналларыгыздан аерылмый яшәгез, якташлар!

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас