ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
26 март 2025, 11:25

Язгы ташкыннар казасын кисәтү өчен

Быелгы кышта һәм март аенда республикада аномаль югары һава температурасы күзәтелүе, күптән түгел явып үткән яңгырлар елгаларда су күләменең кискен күтәрелүенә һәм язгы ташкынның гадәттәгедән күпкә иртә башлануына йогынты ясады.

Язгы ташкыннар казасын кисәтү өченЯзгы ташкыннар казасын кисәтү өчен
Язгы ташкыннар казасын кисәтү өчен

Су басу хәвефе янаган торак пунктлар тирә-ягындагы хәлне даими күзәтүдә тотып, мониторинглау өчен вакытлыча гидропостлар оештырылды. Урындагы янгын сүндерү-коткару хезмәтләре белгечләреннән оператив төркемнәр төзелде, алар тәүлекнең һәр сәгатендә гадәттән тыш хәл күзәтелгән очрактаэшкә керешергә әзер. Шушы уңайдан БСТ телеканалында язгы ташкынга багышланган брифинг үтте. Чара барышнда төбәк Хөкүмәте премьер-министры Ирек Сәгыйтов су күтәрелү, ташкынга каршы көрәш һәм аның нәтиҗәләрен бетерү максатында күрелгән чаралар турында сөйләде. Гадәттән тыш хәлләргә юл куймас өчен нәтиҗәле эшчәнлек-координация алып баруны күзаллап, республикада махсус штаб булдырылды. Ул тәүлек әйләнәсенә эшли. Елгалар буйларындагы хәлне мониторинглау өчен Баш идарәлекнең пилотсыз очкыч аппаратлары һәм янгын сүндерү-коткару хезмәтенең “КА-32” вертолеты кулланыла. Брифинг үткән көнгә төбәктә 25 муниципаль берләшмәдә 56 су басу очрагы теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 121 торак йортка, 341 йорт яны территориясенә, 2 бакча участогына, 29 юл участогына һәм 5 күпергә су басып кергән. 25 мартта 5 муниципалитетта 8 су басу очрагы контрольдә тотыла. 15 йорт яны территориясе, 5 юл участогы, 1 күпер су астында кала. Язгы ташкын Архангель районының Азау авылына иң зур каза китергән. Биредә Инзәр елгасы ярларыннан чыгып, 106 йорт һәм 129 йорт яны территориясе су астында калган. Районда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Су киткәннән соң эвакуацияләнгән кешеләр әкренләп үз йортларына кайткан. “Безнең республикадагы Инзәр, Зилим, Юрүзән кебек тау елгаларының төп хәвефе шунда – су ташу вакытында алардагы хәл кискен, берничә минут эчендә үзгәрә. Шуңа ул төбәкләрдә яшәүчеләргә җитәкчеләрнең һәм коткаручыларның әйткән сүзләрен тыңлап, алдан ук эвакуцияләнергә һәм малларны хәвефсез урынга күчерергә кирәк”, – диде брифингта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча идарәсе начальнигы вазыйфасын башкаручы Эдуард Идрисов. Каза күләмен исәпләү һәм зыян күрүчеләргә ярдәм итү максатында республикада махсус комиссия эшли. Башкортстан Башлыгы хәлне даими контрольдә тотарга кушты. “Иң беренче эш итеп су басу нәтиҗәсендә күрелгән каза күләмен билгеләргә һәм зыян күрүчеләргә акчалата компенсация түләргә кирәк. Моны тиз һәм оешкан рәвештә эшләргә кирәк”, – диде Радий Фәрит улы. Гомумән, язгы ташкын нәтиҗәләре республиканың ике районында күзәтелде. Елгалар ачылуны алдан фаразлау мәгълүматларына ярашлы, боз тыгыннарын булдырмас өчен шартлату эшләренең программасы хәл торышына ярашлы җайланды. Язгы су ташулар башланган мизгелдән алып 6 муниципалитетта – Архангель, Илеш, Дуван, Салават Чишмә районнарында һәм Уфа шәһәрендә 28 тапкыр боз шартлату эшләре алып барылды. Шулай ук боз агымын тизләтү өчен Салават районының Малояз авылы янында Юрүзән елгасында боз шартлатылды. Бүгенге көндә Башкортстан территориясендә су басуга бәйле хәл тотрыкланды. Һава температурасының бераз түбәнәюе елгаларда боз хәрәкәтен һәм кар эрүне берникадәр салмакландырды. Су ташуның икенче дулкыны алдагы бер ярым-ике атнада көтелә. Әлеге көндә ике муниципаль райондагы һәм бер шәһәр округындагы 9 очрак даими күзәтүдә тотыла. Алдагы көннәрдә республикада янә һава температурасы күтәреләчәк, ул янә кар эрүне һәм елгаларда бозның тизрәк ачылуына булышлык итәчәк дип билгеләнде. Шулай да ташкынның икенче дулкыны беренчесенә караганда хәвефсезрәк булыр дип фаразлана. Елдагыча, районыбызның Йомран авылы янындагы Чәрмәсән елгасында да берникадәр су күтәрелүе күзәтелде. Хәл даими контрольдә тотылды. Соңгы ике көндә анда су күләме кимеде. Йомран авылы яныдагы Чәрмәсән елгасы күренеше фотосы редакция архивыннан алынды.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас