Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, республика халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Ридан Рифкать улы Әхъянов, район мәшгульлек үзәге начальнигы Айдар Гали улы Зәйнетдинов катнашты. "Чакмагыш районында заманча кадрлар үзәге барлыкка килүе – сөенечле күренеш. Мәшгульлек үзәге яңа төс алды. Үзгәртеп коруның төп максаты – мәшгульлек хезмәте эшчәнлеген эш эзләүчеләргә дә, эш бирүчеләргә дә максималь нәтиҗәлерәк һәм уңайлырак итү", – диде Ридан Рифкать улы, төзекләндерү эшләрендә ярдәм күрсәткән өчен муниципаль район хакимияте җитәкчелегенә рәхмәт җиткереп. Хәзер халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенә бөтен кешегә гадәти хезмәт күрсәтү генә түгел, ә конкрет кешеләрнең тормыш хәле һәм конкрет эш бирүчеләрнең бизнес-ситуацияләре нигезендә «Бер тәрәзә» принцибы буенча проблемаларны хәл итү мөмкинлеге булачак. 2024 елда республикада яңа форматтагы биш мондый кадрлар үзәге эшли башлаган иде. Ниһаять, хәзер ул безнең районда да барлыкка килде. Яңа кадрлар үзәкләре Русия Президенты Владимир Путинның указларын үтәү максатында “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла. Әлеге проектлар федераль яктан финансланып, төбәк бюджетыннан акча белән тәэмин ителә. "Демография" милли проектының "Мәшгульлеккә ярдәм итү" проекты кысаларында ачылган кадрлар үзәге якты һәм халык өчен бар яклап та уңайлы. Биредә инженерлык коммуникацияләре уздырылган, бина бердәм фирма стилендә бизәлгән. Яңа җиһазлар һәм техника, электрон чират, уңайлы мохит – болар барысы да халыкка уңайлы булсын өчен эшләнгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кадрлар үзәгендәге хезмәткәрләр белемнәрен яңарткан һәм хәзер һәр клиент белән шәхси эшчәнлек алып бара. Төп максат – кадрлар үзәге эшчәнлеген максималь нәтиҗәле һәм эш эзләүчеләр һәм эш бирүчеләр өчен дә уңайлы итү. Үзәкнең ачылу тантанасыннан соң кунаклар кадрлар үзәген һөнәри күзлектән карап чыкты, “Минем хыял һөнәре” балалар рәсемнәре күргәзмәсе белән танышты. Балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә үткәрелгән рәсемнәр конкурсы җиңүчеләренә Мактау грамоталары тапшырылды. Ахырда район “Игенче” гәзите, “Чакмагыш телевидениесе”, гимназиядән “Медиаүзәк” җитәкчелеге һәм журналистлары катнашлыгында матбугат конференциясе уздырылды. Ридан Рифкать улы Әхъянов һәм Айдар Гали улы Зәйнетдиновка районда кадрлар кытлыгы, вакансияләр ярминкәләре һәм кадрлар үзәгенең мөмкинлекләре турында сораулар бирелде. Ридан Рифкать улы Башкортстан төбәкләрендә «ПРОФФЕСТ. Русиядә эш. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенрусия эшкә урнаштыру ярминкәләре турында сөйләде. Киләсе мондый ярминкәләр апрель һәм июнь айларында уздырылачак. Айдар Гали улы Зәйнетдинов үз эшләрен башлап җибәререргә теләүчеләргә адреслы социаль ярдәм күрстәтү мөмкинлеге турында сөйләде, узган елда мондый ярдәмгә 13 райондашыбыз ия булган. Республика халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Ридан Рәфыйк улы Әхъянов муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев белән уртак эшчәнлек нәтиҗәсе һәм хезмәтне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыруда актив катнашкан һәм халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтен комплекслы модернизацияләү проектын гамәлгә ашыруда ярдәм иткән өчен район җитәкчесенә Рәхмәт хаты тапшырылды. Чарада халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ветераны Гузәлия Рәис кызы Бакиеваның катнашуы да мөһим булды. “Без эшләгән дәвердә мондый уңайлыклар булмады, яңа кадрлар үзәгенең чәчәк атуын телим, ул халыкның мәшгульлек күрсәткечләренең яхшыртыр, дип ышанам”, – диде ул. Чараны музыкаль яктан район мәдәният йорты хезмәткәрләре бизәде. Шушы ук көнне кадрлар үзәгендә һөнәрләр ярминкәсе оештырылды. Эш эзләүчеләргә район предприятиеләрендә таләп ителгән белгечлекләргә вакансияләр белән танышу мөмкинлеге бирелде.